erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ташкичү һәм Мәмсәдә мәктәп коллективы һәйкәл тирәсен чистартты

Мәктәп коллективы һәм укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистартты.

Язгы өмәләр Арча шәһәрендә генә түгел, авылларда да дәвам итә. Ташкичү һәм Мәмсә авылларында мәктәп коллективлары һәм укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен чистарттылар.

Өмәдә катнашучылар территориядә көздән калган корыган үләннәрне һәм яфракларны тырмаладылар, чүпләрне җыйдылар, эреп бетмәгән карларны тараттылар.

“Быел Мәмсәдә һәйкәлне яңарттылар, быел Ташкичүнекен дә яңартырга җыеналар”, – диде Ташкичү мәктәбе укытучысы Әлфия Вафина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев