erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеопроект татар һәм инглиз телләрендә дә чыгачак

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән видеоны киләчәктә татар һәм инглиз телендә карап булачак. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов видеороликның рус версиясен тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Әлеге видеоны татар һәм инглиз телендә тәкъдим итәчәкбез. Шулай ук 2020 ел дәвамында башка видеолар да булачак. Әгәр дә дәүләт безгә ярдәм итсә, без төшерергә әзер», — диде Рафаэль Хәкимов.

Киләсе роликларның нинди темага төшереләчәген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты дисциплина ара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сөйләде.

«Ике-өч ролик татар мәдәниятының, аның теленең үсешенә багышланачак. Шулай ук Казан тарихы темасына да видео төшерергә планлаштырабыз. Татар милләтенең тарихына багышланган видео да булачак», — диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Тарих институты Республикабызның юбилеена багышланган аерым сайт әзерли. Ул бер айдан эшли башлаячак. Шулай ук ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан лекцияләр дә үткәреләчәк. Аларда ТАССР тарихына кагылышлы һәр темага аерым тукталыначак. Лекция видеоларын сайтта карау мөмкинлеге булачак», — диде «Теория» агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов.

Киләсе ролик апрель–май аенда тәкъдим ителәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X