erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татар авылында фаҗига

Авылның яртысын коткарып кала алмыйлар.

Бүген
Автор: Ләйсән Рәхмәтуллина
Каракүл авылы тулысынча диярлек янып беткән: «Авылыбыз картадан югалмасын иде»
6 май көнне Омск өлкәсе Каракүл авылында зур фаҗига була. Урманнан килгән ялкын татар авылының яртысын кара күмергә әйләндерә. Авыл халкы фаҗига турында «Интертат»ка сөйләде.
«Авылның яртысын коткарып кала алмадык»
Каракүлдә яшәүче Дамира ханым Кучукова янгынның ничек башлануы хакында сөйләде.

«Алтысы көнне күрше егете йөгереп керде дә, авылга ут якынлашуын хәбәр итте. Тиз арада янгын сүндерүчеләр командасына шалтыраттык. Алар озак та тормый килделәр, бөтен авыл халкы урамга йөгереп чыккан иде инде. Ут күрше рус авылыннан, Колосовский районыннан безгә урман аша килде.

Авыл белән күл арасында галәмәт кенә тирән канал бар. Шунда килеп җитә дә, ут сүнә дип уйлыйбыз. Дөрес, утның күп өлеше сүнде. Авыл белән күл арасындагы кыскарак бер урында — кешеләр су ала торган басма турысыннан җил белән ут авылга керде. Басма авыл уртасында урнашкан. Ялкын керде дә җил уңае белән көнчыгышка таба китте.

Барысы бергә 23 йорт янды, 11 гаилә йортсыз-җирсез калды. Клуб, кибет, кеше тормаган йортлар да бар иде — ут ялап кына алды аларны», — ди Дамира ханым.

Кар эрегәннән бирле ул якларда яңгыр яуганы юк икән. Корылык. Аннары янгын чыккан көнне җиле дә бик каты була.

«Үзебезнең авыл җирлеге башлыгы авыл тирәли сөреп, ут таралмасын дип карап йөрделәр. Янгын сүндерүчеләр башка җирләрдән дә килделәр. Шулай да ярты авылны коткарып кала алмадык.


Фотолар Вконтактедагы "Татары Омска" төркеменнән
Җил булмаган булса, безгә сикермәгән дә булыр иде. Җиле бик көчле иде шул. Бөтен тирә-яклар тракторлар, техника җибәрде. Авыл башында ике йортны алып кала алдылар. Баганалар яну сәбәпле, электр уты өзелде, су да булмады. Күлгә йөреп, су суыртып шулай маташтылар.

Мал-туарлар көтүдә иде. Безнең зур абзарыбыз бар, сарыкларны шунда бикләдек. Сыер, үгезләрне ат киртәсенә керттек. Хуҗабикәләр шунда барып сыер савып йөриләр хәзер.

Кайбер йортларның мич торбаларына кадәр янып бетте, ут шулхәтле көчле булды. Йортсыз калганнарның яртысы шәһәрдә балаларында тора, кемдер хастаханәдә, туганнарында урнашучылар да бар. Авылыбызның бер кешесенә барыр җире булмагач, авылда буш торган йортта яшәргә рөхсәт иттеләр. Хәзер авылыбызда безнең якта 12 йорт, уртада 1 өй һәм авылның башында ике йорт торып калды.

Урман янгыннарыннан офык кып-кызыл булып күренеп тора. Сугыш вакытында шулай булган, дип әйтәләр иде бит әле, менә хәзер дә шулай булды», — дип сөйләде Дамира ханым. 

Авылда күбесе пенсия яшендәге кешеләр, 3 укучы бала бар, дип сөйләде ул. Алар күрше Үләнкүл урта мәктәбендә белем ала. 500 еллык тарихы булган Каракүлдә инде клуб та, мәктәп һәм фельдшер пункты да юк.

Ярты гасырлык тарихлы Каракүл авылы
«Картлар әйтүе буенча безнең авыл 1661 елда барлыкка килгән. Дөресме, юкмы икәнен берәү дә төгәл генә белми. Бу авылыбызның инде икенче утырган урыны, моңа кадәр зират буенда булган ул. Андагы күл кипкәч, Каракүл дигән күл буена күчеп утырган авыл халкы.

50 нче елларда колхоз булган, аннан совхоз. Монда зур авыл булган, сарыклар көткәннәр. Иң уңдырышлы җирле басулар да, иң хуш исле үләннәр дә бездә.

Безнең авылда Мөхәммәтәмин Хәсәнов дигән бер бай булган. Кулаклар белән көрәшкән заманнарда байны аның эшчеләре яклап алып калган: «Безгә эш бирә, хезмәт хакы түли, безне бер дә кыерсытмый. Ул булмаса, ачтан үлеп калыр идек», — дип аны раскулачиваниядән алып калганнар. Күрше авылның яртысын кулак дип куган булсалар, Каракүлдән берәүне дә кумаганнар. Менә нинди тырыш, дус халык яши безнең авылыбызда.

Вертолет белән Омск өлкәсе губернаторы да килеп китте. Федераль ярдәм булачак дип аңладык, йортлар салабыз, диделәр. Халык авылыбыздан, туган җиребездән беркая да китмибез, диде. Берәүләр булса, цивилизациягә якынрак, юлы булган җирләргә күчеп калу юлын карар иде. Менә нинди халык яши бездә», — ди Дамира Кучукова.

«Бер мизгелдә кара болыт йотты өйләрне»
«Минем өем дә, улымның өе дә көеп китте, — дип сөйли башлады Каракүлдә яшәүче Фәя Кенжетаева. — Йортны сатып алган иде, ике ел гына торып калды. Яңа гына өйләнгән иде. Әлегә әниемнең өендә торабыз.

Беренче булып улымның йорты янды. Ул өйдән бернәрсә алып чыгып өлгермәде. Үзем документларымны гына алып кала алдым, өстемә кигән киемемнән урамда калдым. Мал-туарлар, Аллаһка шөкер, көтүдә иде», — диде авыр сулап Фәя ханым.


Фәмия Мөхәммәдиеваның да йорты кара күмергә әйләнгән. «Бик күп йортлар янды авылыбызда. Хәзерге вакытта үзебез күрше авылда туганнарда торабыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без ерактан, күлнең икенче ярыннан ут күрдек. Шунда үтәр, сүнәр дип уйладык. Берзаман кара болыт булып төтен күтәрелде, аның эченнән ут ялкыннары күренә башлады. Менә шуннан соң өйдән документларны алып чыктым. Иң мөһиме, иң кыйммәтле әйбер — Коръән китапларын алып чыктым. Мин чыкканда ут инде тагын да якынлашкан иде. Икенче тапкыр кереп тагын бераз кулыма нәрсә эләкте, шуны алып чыктым. Газ баллоннарын уттан ераграк җиргә күчердек. Ул вакытта ут инде мунчабызга җиткән иде. Бер мизгел эчендә бит ул. 3-5 минут… Безнең йорт бишенче иде. Җил юнәлешен үзгәрттеме шунда, урамның башка ягына, ут бармас дип уйлаган як та янды, көйде.

Бу йорт иремнең туган нигезе. Инде 50 ел монда кайтып йөрибез. Пенсиягә чыккач күп вакытны монда үткәрә идек. Губернаторыбыз да килде. Авылыбызны саклап калырга вәгъдә бирде. Монда бит авылдан үз гомерләрендә беркая да чыкмаган кешеләр дә бар. Каракүлдән беркая да китәсе килми. Картадан эзсез югалмасын иде авылыбыз», — дип елый-елый сөйләде Фәмия ханым Подробнее: https://intertat.tatar/news/society/07-05-2021/karak-l-avyly-tulysyncha-diyarlek-yanyp-betk-n-avylybyz-kartadan-yugalmasyn-ide-5822378

Ярдәм сорап бөтен татар дөньясына мөрәҗәгать итәм»
Янгында зыян күргән кешеләр өчен ярдәм дә оештырылган. Бу хакта Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов белән сөйләштек.

Авылда ничә йорт януы хакында мәгълүмат төрлечәрәк, чөнки әлегә төгәл санамаганнар. "Янгында барлыгы 21 бина янган. Монда йорт, кибет, каралты-кураларда кергән. Шуларның уникесендә кешеләр яши иде. Күбесенең мунча һәм гаражларыда янып бетте. Янгында берничә кешенең бозавы һәм тавыклары да хәрап булды", - диде Радик Миңнеханов.

«Каракүлгә янгын Колосовский районыннан килгән. Бөтен авылны яндырды. 40 кеше йортсыз-җирсез калды.

Без, региональ татар автономиясе, социаль челтәрләрдә ярдәм сорап хәбәрләр яздык, банкта исәп-хисап счеты ачтык. Зыян күргән кешеләргә әйбер җыюны оештырдык. Бу безнең уртак бәлабез.

Бөтен татар дөньясына мөрәҗәгать итәм: шушы фаҗигагә битараф калмасагыз иде. Бәлане икегә генә бүлгәч тә, яртысы гына кала. 7 млн татарның һәрберсе берәр генә сум бирсә дә, ярдәм булыр иде. Менә шушында безнең бер милләт булуыбыз күренер иде.

Сабантуйларда гына берләшеп түгел, ә нәкъ менә бәла-каза килгәндә дә бер-беребезгә ярдәм итешик әле», — ди Радик Миңнеханов.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

ИНН 5506033835

КПП 550401001

ОКПО 47130520

ОГРН 1035500003516

р/с 40703810045000000080 (№ 8634 банк бүлеге)

БИК 045209673

кор/с 30101810900000000673

Радик Миңнеханов сүзләренчә, янгында зыян күрүчеләргә төрле көнкүреш кирәк-яраклары, савыт-саба, кием, техника белән дә ярдәм итәргә була. Боларның барысын да Большеречье районы, Октябрьская урамы 3 нче йортта кабул итәләр. Омск шәһәрендә яшәүчеләр исә ярдәмне Семиреченская 102 адресынакилеп тапшыра ала. Белешмәләр өчен телефон номеры: 8 (38169) 2-33-07 Подробнее: https://intertat.tatar/news/society/07-05-2021/karak-l-avyly-tulysyncha-diyarlek-yanyp-betk-n-avylybyz-kartadan-yugalmasyn-ide-5822378

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X