erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татар блогерлары Йогышлы авырулар хастаханәсендә карантинда дәваланучыларга бүләкләр калдырган

Бу бүләкләр исә аларга республикабызны һәм татар мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итәчәк.

Татар блогерлары лайнердан эвакуацияләнгән сигез ватандашыбызга татар милли ризыкларын алып килгән, тизрәк савыгуларын теләп открыткалар язганнар. Шул рәвешчә, блогерлар ватандашларыбызга ярдәм итәргә, ә коронавирусның җиңел формасы кичергән өч кешегә тизрәк сәламәтләнүләрен теләгәннәр.

Теләктәшлек күрсәтүчеләр арасында – Илназ Габидуллин (@kizik_mizik), Ринат Галиәхмәтов (tat tatar__malay), Илүзә Галиәхмәтова (@iluzyshka_tamlyshka) һәм Резеда Миңнегулова (@rezedking) бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Блогерлар хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә Татарстан флагы, татар күчтәнәче, чәкчәк, бал, шулай ук китаплар һәм курчаклар калдырган. Билгеле булганча, Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән китерелгән россиялеләрнең дүртесе – Татарстаннан түгел. Бу бүләкләр исә аларга республикабызны һәм татар мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итәчәк. Барлык бүләкләр дә пациентларга посылкалар кабул итү һәм тапшыру өчен махсус пунктта калдырылган.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatar-blogerlary-yogyshly-avyrular-khastakhansend-karantinda-dvalanuchylarga-blklr-kaldyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X