erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Татар халкының баһадир улы”

Минтимер Шәймиев  Мирбат абый турында: “Мирбат Бәдриевичны мин татар халкының, Татарстанның баһадир кешесе дияр идем. Шул кадәр зур хезмәтләр башкарып та, Мирбат кебек тыйнак була белү бик кыен. Эшем белән даным чыксын, халыкның көнкүреше яхшы булсын дип яшәве үзе бер хисап”, – дигән. 

2 октябрьдә  ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан, “Шәхесләрдә – Арча тарихы” проекты буенча “Казан арты” тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында Мирбат Хәстиевка багышланган күргәзмә ачылды.

Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш, үз-үзен аямыйча эшләгән, фидакарь хезмәте өчен дәүләт тарафыннан югары бәяләнгән,  Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган шәхес  ул. Күргәзмә Арча районы башкарма комитетының архив бүлеге белән берлектә оештырылды. Анда Мирбат Хәстиевнең шәхси документлары, Мактау кәгазьләре, төрле елларда төшерелгән фотолар, шулай ук  газета материаллары урын алды. 

     Мирбат Бәдри улы Хәстиев 1927 елның 7 июнендә Арча районы Казанбаш авылында туган. 1951–1953 елларда Казан шәһәрендә урта авыл хуҗалыгы мәктәбендә белем алып, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. 33 ел “Известия” күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләгән. Шул чорда бик күп бүләкләргә лаек булган. Иң зурлары – Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары. Ә 1984 елның декабрендә аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 

     Мирбат Хәстиев бөтен көчен, белемен, сәләтен хезмәтенә юнәлткән, һәрвакыт булсынга эшләгән. Үзен зирәк җитәкче, талантлы оештыручы булуын күрсәткән. Шуның өчен дә ул районда гына түгел, республикабыз күләмендә дә танылган. Мирбат ага гади, киң күнелле, ярдәмчел кеше булып күңелләрдә саклана. Тормыш иптәше Рәсидә Дәминова белән күпләргә үрнәк булып яши алар. Берсеннән-берсе акыллы 4 бала тәрбияләп үстерәләр, барысына югары белем бирәләр. Күргәзмә ачуда Мирбат Бәдриевичның улы табиб  Ринат Хәстиев  та катнашты. 

– Әти турында күп сөйләргә була. Яшь буын шундый зур шәхесләрдән үрнәк алып үсәргә тиеш. Әтине шулай зурлап искә алганыгыз, эчтәлекле күргәзмә оештырганыгыз өчен туганнар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул. 

      Күп еллар буе Казанбаш мәктәбе директоры булып эшләгән, Мирбат Хәстиев белән якыннан аралашкан Даниял Низамов та үзенең якты истәлекләре белән уртаклашты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин Мирбат абыйга бик рәхмәтлемен, үз канаты астына алып, мине эшләргә өйрәтте. Чын остазым булды. Ул вакытларда колхозларга социаль объектлар салырга ярамый иде, ә Мирбат абый  мәктәпкә йөз белән борылган кеше, мәктәпне өлешләп салды, шулай ук техник базасын яңарту өчен дә зур өлеш кертте. Ул үз эшен төгәл, ахыргача башкаручы зур шәхес иде” – диде ул.   

      Күргәзмә ачуда катнашучы Рамзия Хәмидуллина, Фәрхат Зыятов, Ибраһим Сабиров та истәлекләре белән уртаклаштылар. 

  Мирбат Хәстиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев  Мирбат абый турында: “Мирбат Бәдриевичны мин татар халкының, Татарстанның баһадир кешесе дияр идем. Шул кадәр зур хезмәтләр башкарып та, Мирбат кебек тыйнак була белү бик кыен. Эшем белән даным чыксын, халыкның көнкүреше яхшы булсын дип яшәве үзе бер хисап”, – дигән. 

        Күргәзмә ай буе музеебызда торачак. Рәхим итегез! Килегез! Күрегез! 

      Гөлүсә  Хаҗиева,

      “Казан арты” тарих-этнография музееның этнография бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X