erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Татар халык җырлары – милләтебезнең моңлы хәзинәсе»

Гасырлар белән безне тоташтырган милли моң хәзинәбезне үзебез белем һәм тәрбия биргән балалар башкаруында ишетү зур бәхет.

Телебезне күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөнья булсын халкың моңы,

Илең йөрсен уйда гел бергә!

 Гасырлар белән безне тоташтырган милли моң хәзинәбезне  үзебез белем һәм тәрбия биргән балалар башкаруында ишетү зур бәхет.  

  Моң турында сүз кузгалтсак, күз алдына бөек татар халкының катлаулы да, гыйбрәтле дә язмышы килеп баса. Халкыңның ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк шул. Татар халык җырлары – безнең тарих”. Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык. Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Күп гасырлар элек, әле дөньяда беренче китаплар гына түгел, ә беренче язу ысуллары барлыкка килгәнче үк, кешеләр җырны да, шул җыр ритмына башкарыла торган биюләрне дә белгәннәр. Халык көйләре үзләреннән-үзләре тумаган элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган ,башлап җырлаган, димәк аларның авторлары булган . Телдән-телгә күчеп алар шомара барганнар һәм бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгәннәр.Җырлар –халык иҗатының иң таралган, бай өлеше. Җыр-җаныбызны сафландыручы, өметләрне ныгытучы, рухи көчебезне баета торган илаһи бер көч. Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен,”менә мин җыр иҗат иттем әле “дип уйламагандыр да әле. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек, табигый итеп, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер.

Хис-кичереш булып җырның сүзләре, көе дә берьюлы күңеленнән түгелгәндер. Татар халкының җыр хәзинәсе таң калырлык бай һәм гаҗәеп төрле! Без төрле конкурс-бәйгеләр аша булса да рухи мирасыбызны саклап калырга тиешбез. Моң ул безнең күңелебездә. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова һәм башка бик күп легендар, даһи җырчыларыбыз һәрвакыт моңга тугры калып, гореф-гадәтләргә таянып иҗат иткәннәр һәм халкыбызның гасырлар буена җыелган милли хәзинәсен безнең буынга кадәр китереп җиткерә алганнар. Без дә үз чиратыбызда кадерле, хөрмәтле мирасыбызны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерергә тиешбез. Бу безнең изге бурыч!

 

   Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 2021 елның 15 апрелендә  Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә  « Татар халык җырлары-милләтебезнең моңлы хәзинәсе»  исемендәге  районкуләм музыкаль фестиваленең  Гала-концерты узды.

Конкурс балалар сәнгать иҗатын үстерү, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның иҗатын үстерү, осталыгын камилләштерү, Ватаныбызга, аның мәдәниятенә һәм сәнгатенә карата мәхәббәт һәм патриотизм хисе тәрбияләү, шулай ук коллективларның репертуарының сәнгать дәрәҗәсен һәм катнашучыларның башкару осталыгын арттыру максатыннан үткәрелде. Иң  яшь башкаручыга нибары 3 яшь иде.Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров   1,2,3 нче урын ияләрен   диплом һәм истәлекле бүләкләр  белән бүләкләде.   Районыбызда үткәрелгән әлеге музыкаль фестиваль күңелләрдә якты нур, матур хатирәләр калды.

Энҗе Мостафина, 

район мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X