erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Татар кызлары матур...” Үзебезнекеләр бигрәк тә

Иҗади бәйге авыррак булды. Чөнки ул минем өчен һөнәри бәйге дә.

Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы2022” республика бәйгесенең финал ярышлары узды.

Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан килгән урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары көч сынаша.

– 2013 елда миллилекне саклау, туган якка, татар телебезгә мәхәббәтне ныгыту максатында “Озын толымлы татар кызы” бәйгесен оештырган идек. Ә хәзер ул тугызынчы ел инде “Татар кызы” исеме астында уза. Финалда катнашучы кызларга уңышлар телим. Чын татар кызы икәнегезне тагын бер кат исбатлагыз, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова бәйге башланыр алдыннан кызларга мөрәҗәгать итеп.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Ак калфак татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кунакларны һәм катнашучыларны Татарстан РеспубликасыеспубликасыРеспу Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Кадрия Идрисова әйтүенчә, бәйгедә республиканың 28 уку йортыннан 28 кыз катнашкан. Шулар арасыннан “Матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләгән эшләрдә күренә” дигән портфолио бәйгесендә югары баллар җыйган 11 конкурсант  2 турга үткән. Финал ярышында унысы көч сынашты. Берсе килә алмаган.

Арча педагогика көллиятендә үткән финал ярышында кызлар берничә этапта төрле яктан сыналды. “Матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләгән эшләрдә күренә” дигән исем астында кызлар үзләре белән таныштырдылар (визит карточкасы),  “Белем йозак, ачкычы сорау” дигән этапта татар халкының тарихы, мәдәнияте, сәнгате, танылган шәхесләре һәм геройлары белән бәйле тест сорауларына җаваплар бирделәр, “Кулларыннан гөл тама” дигән бәйгедә кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр, иҗади бәйгене дә уңышлы үттеләр. “Дефиле” – анысы инде сүзсез дә аңлашыла. Монда конкурсантларның киемнәренә, буй-сыннарына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына игътибар ителде.

– Бүген биредә татар телен саклап калырга омтылган кызлар гына түгел, ә үзләренең һөнәрләрен яраткан кызлар җыелды. Кызлар нәфис сүзгә бик оста, җырларга, биергә яраталар, сәхнәдә үзләрен матур тоталар. Мондый бәйгеләр яшьләребезне сабырлыкка өйрәтә, һәрберсе үзләренә файдалы да булсын иде. Аларны әзерләүчеләр дә зур тырышлык куйган,                                                                                                                 – диде соңыннан Кадрия Идрисова. – Шулай ук чараны оештырган Арча педагогика көллияте коллективына да рәхмәтебезне белдерәбез. Бер яңалык та җиткерделәр. “Ак калфак” турында җыр язганнар, шуны тамашачыларга тәкъдир иттеләр.

– Мин икенче елымны жюрида, – диде Арча җиденче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев. – Бик көчле әзерлек. Кызлар үзләре дә осталар. Дөрес бәяли алырмын микән, дип утырдым. Һәрнәрсәгә игътибар ителде. Киемнәр, сөйләм, музыкаль бизәлеш, иҗади чыгышлар, кул эше, интеллектуаль сорауларга дөрес һәм үзенчәлекле җаваплар – берсе дә читтә калмады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гран-при Минзәләгә китте. Аңа Минзәлә педагогика көллияте студенткасы Ильвина Фарисова лаек булды. Әмма безнең Арча педагогика көллиятенең 3 курс студенткасы, Саба кызы Илсөя Зәкәрова да сынатмады, лаеклы төстә беренче урынны яулады.

– Мин музыка факультетында укыйм. Иҗади бәйге авыррак булды. Чөнки ул минем өчен һөнәри бәйге дә. Сынатырга ярамый. Сөйләдем дә, фортепианода да уйнадым, җырладым да. Бөтен тырышлыгымны куйдым, – диде Илсөя.

Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, акчалата премияләр һәм Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X