Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татар җәмәгатьчелеге тагын бер олы шәхесне соңгы юлга озатты

    Язучы, нашир Мөдәррис Вәлиевне соңгы юлга озаттылар

    Бүген татар җәмәгатьчелеге 67 яшендә вафат булган язучы, нашир Мөдәррис Вәлиевне соңгы юлга озатты. Күпкырлы шәхес белән бәхилләшү ул яшәгән Ямашев урамы, 51 нче йорт ишегалдында узды.

    «Бу бик зур югалту. Шагыйрь генә дә түгел бит ул, ул галим дә, китап чыгару өлкәсендә кабатланмас шәхесләрнең берсе дияр идем. Ул китапның культурасын шулкадәр яхшы белә иде. Китап җене кагылган аңа,  дип дөрес әйтәләр. Ул эшләгән китапны кулга тотып карасаң да, бизәндереп куйган кызлар кебек иде аның китабы», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

    Реклама

     

    Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/28-08-2020/yazuchy-nashir-m-d-rris-v-lievne-so-gy-yulga-ozattylar-5766874

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: