erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татар телен беләм, мари булуым белән горурланам

Арча районында татарлар һәм руслардан кала, мари телендә аралашучы халык та яши.

Шурабаш, Шура, Байкал... Әлеге авыл исемнәрен атауга, арчалыларның күз алдына тыпырдатып җиңелчә генә биюче марилар килеп баса. Чөнки нәкъ менә әлеге авылларда мари телендә ирекле аралашучы халык яши. Алар белән якыннанрак танышу максатыннан шул якларга юл тоттык.

Шурабаш клубында безне көтәләр иде. Әлеге авыл Яңа Кенәр җирлегенә керә һәм бүгенге көндә биредә 210 мари кешесе исәпләнә. 

Клубка килеп  кирүгә, безне  татарча сәламләп, елмаеп каршы алдылар. Авыл осталарының кул эшләре, милли киемнәр тезеп куелган,бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт әллә кайдан сизелеп тора иде биредә.

Шушында туып үсеп, белем-тәрбия алып, тормыш корып, бүген дә Шурабашта гомер итүче чын мари ханымы Елизавета Емикиева белән әңгәмә корып җибәрдек. Үзе белән таныштыруны сораган мөрәҗәгатькә, "Соас йылмыш палем, марий улмем дене кугешнем!" (Татар телен белә, марий булуым белән горурланам), дип башлады ул сүзен. Ни дәрәҗәдә телен, милләтен яратуы, мари булуы белән гоурлануы шушы сүзләрдән үк аңлашыла иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Шурабашта тудым, белем-тәрбия алдым,  шушы авыл егетенә кияүгә чыктым, хәзер дә биредә яшим. 4 малай үстердек, хәзер инде 4 оныгыбыз бар. Күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләдем. Авылымны һәм аның халкын бик яратам",- дип дәвам итте сүзен Елизавета ханым. Татар телендә шуның кадәр чиста, матур итеп сөйләшүенә шаккатып тыңлап утырдым. Гаиләдә алар мари телендә аралаша икән. Уллары һәм киленнәре дә телләрне әнә шулай камил белә, оныкларга да шундый ук тәрбия бирелә.

"Кечкенә чакта татар телен белми идем. Кара-каршы күршедә татарлар яши иде. Алар белән аралашып, кызыксынып татар телен өйрәндем. Әлифбаны өйрәнеп чыктым. Хәзер минем өчен мари теле дә, татар теле дә бер дәрәҗәдә якын,"- дип сөйләде Елизавета Михеевна.

Шурабашта яшәүче мариларның күпчелеге - чимари. Ягъни үз динен тотучы чын мари. Мөселманнарда изге урын мәчет булса, марилар өчен гыйбадәт кылу урыны - изге каенлык. Корбан чалу йоласын да биредә башкара алар. Корбанга сыер яки ат, каз яки үрдәк һәм тәкә булырга тиеш. Өч төрле мал итеннән ботка пешерелә. Әлеге малларның берсе канатлы булу мәҗбүри. Теләгән теләкләр Аллаһка очып барып җитә дип ышана алар. 

Шурабашның йөзе - "Шишор" фольклор ансамбле. Шишор мари телендә көмеш су дигәнне аңлата. Ансамбльдә 20гә якын кеше. Төрле чаралар вакытында алар мари халкының биюләрен, туй җырларын, такмакларын башкара. Ансамбльнең җитәкчесе - Олеся Антипова. Югары белемле педагог мари телен һәм әдәбиятын укыта. Татар халкының телен һәм йолаларын хөрмәт итә, ике телне дә камил белә Олеся.

Татарстанда яшәүче мариларның телне генә түгел, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләре, аның тарихы белән кызыксынулары сокландыра. Төрле милләт халыкларының бердәм булган җирлектә яшибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре Туган тел Халыклар бердәмлеге

2
X