erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татар телен сөючеләр өчен зур мөмкинлек

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларны “ТАТАR сүзе” республикакүләм бәйгесендә катнашырга чакыралар.

Ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышында игълан ителде. Газета укучыларыбызга төгәлрәк мәгълүмат җиткерү максатыннан без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюповка мөрәҗәгать иттек.

–  Илфар Илдарович, беренче чиратта бу күләмле бәйгенең максаты белән таныштырып китсәгез иде.

  – Максаты – татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, татар әдәбиятына кызыксыну уяту, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм профессиональ сәхнәгә чыгарга ярдәм итү.

– Бу бәйгедә кемнәр катнаша ала? Яшь ягыннан чикләүләр бармы?

– Юк. Бәйгедә катнашучылар берничә категориягә бүленә: 10 яшькә кадәргеләр (10 яшьне дә кертеп), 11 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр (17 яшьне дә кертеп), 18 яшьлек һәм өлкәнрәкләр, профессиональ катнашучылар. Соңгысына театр, кино, концерт оешмалары артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар керә.

– Бәйгенең максатында шигърияткә басым ясалган. Анда шигырь укучылар гына катнаша булып чыгамы? Әллә башка жанрларга да тукталырга мөмкинме?

– Бәйге өч номинациядә үтә: поэзия (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл.

– Бәйге эшләренә аерым таләпләр бармы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әлбәттә. Бәйге татар телендә генә үткәрелә. Катнашучылар барлык номинацияләр буенча эшләрен тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Бәйге эше яттан сөйләнгән яисә укылган монолог яки диалог рәвешендә әдәби әсәрне бәян итүдән гыйбарәт булырга тиеш. Чыгышлар музыкаль бизәлеш белән барырга мөмкин. Башкарыла торган әдәби әсәрнең катнашучы яшенә туры килүе дә мөһим. Чыгыш ясау вакыты биш минуттан артмаска тиеш.

– Бу бәйгене үткәрү тәртибе белән дә таныштырып үтсәгез иде. Аңа кайчан йомгак ясалачак? Анысы да кызыксындыра.

– Бәйге ике этапта уздырыла. Эшләрне сайлап алганда башкару осталыгына (актерлык осталыгы, дикция), шулай ук чыгышның (шул исәптән костюмның, реквизитның, музыкаль бизәлешнең) оригиналь булуына игътибар биреләчәк. Беренче этап (ягъни сайлап алу этабы) барышында катнашучылар эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенжеры аша +7919690-04-22 номерына җибәрәләр. Бәйгедә катнашучыларның элемтәгә керү өчен белешмәләре булырга тиеш. Эшләр 2020 елның 15 декабренә кадәр (15 декабрьне дә кертеп) кабул ителә. Икенче этабы 2021 елның 20 февралендә уздырыла. Бу юлы катнашучылар жюри әгъзалары алдында чыгыш ясый. Ике этапта да җиңүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Бәйге Гала-концерт белән тәмамлана. Ул 21 февральдә Халыкара туган тел көнендә була. Шунда җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырыла.

– Бүләкләр белән дә таныштырып үтсәгез яхшы булыр иде.

– Эшләрне Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәрәҗәле жюри бәяләчәк. Бүләкләре дә яхшы. Һәр номинациядә өчәр премия каралган. 10 яшькә кадәргеләргә 1нче урынга – 30, 2нче урынга – 25, 3нче урынга 20 мең сум. 17 яшькә кадәргеләргә 45, 35, 25 мең, 18 яшьлек һәм өлкәнрәкләргә 50, 40, 30 мең, профессионал катнашучыларга 100, 80, 70 мең сум.

– Безнең районнан катнашучылар булыр, дисезме?

– Әлбәттә. Арча ягы талантларга бай төбәк. Катнашыгыз, үзегезне сынап карагыз. Җиңүләр дә көтәбез. Уңышлар сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X