erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татар телевидениесе легендасы Илфат Абдрахмановның үлем сәбәбе билгеле

Дикторның үлем сәбәбе коронавирустан булуы расланмады.

4 октябрьгә каршы төндә татар телевидениесе легендасы Илфат Абдрахманов вафат булды. Диктор һәм алып баручыны «алтын тавыш иясе» һәм «татарның Левитаны» дип атыйлар иде.

Илфат Абдрахмановның үлем сәбәбе коронавирустан булуы расланмады.

«Татар-информ» агентлыгының кайбер әңгәмәдәшләре Илфат Абдрахманов концертларның берсендә Covid-19 авыруын йоктырган дип саный. Икенчеләре аның үпкәсендә яман шеш авыруы булуын хәбәр итә. Әмма бу фаразларны Илфатның бертуган апасы Фирая Абдрахманова кире какты:

— Сәбәбе шунда ки, аның хәле гомумән начар иде, кислород җитмәде. Ул астмадан интекте, үпкәсендә эмфизема бар иде. Хастаханәгә юньләп мөрәҗәгать итмәде. Хастаханәгә җибәргән көнне аның хәле, чыннан да, бик начарланган иде. Ашыгыч ярдәм килде һәм, хәле ничек икәнлеген күргәч, медиклар аны өйдә калдыра алмады. Хастаханәдә ул кислород астында өч тәүлек ятты, - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, башта Илфат йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган, анда кирәкле барлык анализлар алынган һәм компьютер томографиясе ясалган. Аннан ул 18нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән, анда пульмонология бүлегенә реанимациягә эләккән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фирая Абдрахманова сүзләренә караганда, туганы белән аны әнисе үзе генә үстергән. Элек алар Яшел Үзәндә яшәгәннәр, әмма Илфат Казанга яшәргә күчкәч, аның артыннан туганнары да күчеп килгән.

«Без бер гаилә булып яшәдек, мин аннан ике-өч йорт ераклыкта гына яшим. Ул Казаннан беренче булып фатир сатып алды, аннары аңа якынрак булыйк дип, без дә бирегә күчтек. Һәр көнне элемтәдә идек... Ул беркайчан да хәле начар булуына зарланмады, ә аңа бик авыр иде, ничек кенә булмасын, астма бит...» — ди Фирая Абдрахманова.

  • Илфат Абдрахманов телевидениедә 1984 елда эшли башлый. Ул гомере буе диктор булырга хыялланган һәм аның бу хыялы тормышка ашкан. Абдрахманов озак вакытлар «Яңа Гасыр» телевидениесендә алып баручы булып эшләгән.

 

17 ноябрьдә аңа 59 яшь тулган булыр иде. Илфат Абдрахмановны әнисе янына, туган шәһәре Яшел Үзән зиратына җирләделәр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X