Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады
Бүген татар яшьләре өчен URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Бу хакта проектның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева «Татар-информ»га хәбәр итте.
«Безнең радиода бары тик альтернатив татар музыкасы: рэп, фолк, рок, этно, электрон жанрлар яңгыраячак. Тамашачыбыз — татар яшьләре. Бүген иртән тест рәвешендә интернет-радионы ясап җибәрдек. Көндез бу хакта инстаграмда афиша да элдек», — дип сөйләде Гүзәл Әхмәтгәрәева.
URBANTATAR радиосын тыңлар өчен urban.tatar сайтына керергә кирәк.
«Әлегә радиобыз сайтта гына эшли, якын арада кушымта да чыгарырга ниятлибез», — диде Гүзәл.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев