«ТатАрча Жәй» лагеренда яшьләр коррупциягә каршы
16 июльдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә «ТатАрча Жэй» лагере кысаларында коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган әһәмиятле чара узды.
Очрашуның төп максаты – яшьләрнең коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәтен ныгыту, әлеге проблеманың җәмгыять өчен әһәмиятен аңлату һәм аны булдырмау юллары турында фикер алышу иде.
Чара барышында «Алгарыш» яшьләр үзәге белгечләре катнашучылар өчен мавыктыргыч квиз-уен үткәрде. Уен вакытында коррупциягә каршы торуга бәйле төрле сораулар һәм тормышта очрый торган хәлләр тикшерелде. Катнашучылар белемнәрен сынап кына калмыйча, үз фикерләрен дә җиткерде, актив әңгәмә алып барды.
Очрашуда хөрмәтле кунаклар да катнашты:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Нәдия Мифтахетдинова;
Арча районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Айдар хәзрәт;
«Алдынгылар хәрәкәте» белгече Ксения Журавлёва;
Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин.
Кунаклар яшьләр белән ачыктан-ачык аралашып, коррупциягә каршы көрәшнең әһәмияте турында фикерләре белән уртаклашты һәм кыйммәтле киңәшләрен бирде.
Чара ахырында катнашучылар истәлеккә күмәк фотога төште. Бу көн бердәмлек, гаделлек һәм намуслылык кыйммәтләрен тагын бер кат ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев