erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада гает намазының вакыты билгеле

Арча шәһәре мәчетләрендә Гает намазы 6.30 сәгатьтә укылачак.

2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин хәбәр иткәнчә, Арча шәһәренең бөтен мәчетләрендә 6 сәгатьтә вәгазь, 6.30 сәгатьтә гает намазы укылырга тиеш. 

Республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан" газетасы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03.00 сәгатьтә укылачак, 04.00-дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4.30 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ»  YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

Аллаһ тоткан уразаларыбызны кабул кылсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X