erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Батыр егетләрне “Арча“ радиосына һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә кунакка чакырдык

Сөенче – Арчаның 2011-2012 елгы егетләр командасы беренче урынны алды

Редакциягә бер төркем көрәшчеләр тренерлары Марат Сәләхов һәм Илүс Әскәров белән килеп керде. Казанның “Тулпар” спорткомплексында “Сабантуй” журналы призына балалар арасында Татарстан беренчелеге ярышлары узды. 
Ярышларда республиканың 49 командасыннан 356 яшь көрәшче бил алышты. Сөенче – Арчаның 2011-2012 елгы егетләр командасы беренче урынны алды. Без аларны “Арча“ радиосына һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә кунакка чакырдык.

Ашытбаштан 40 кг.да Татарстан чемпионы булган Аяз Фәйзрахмановка хәзер 13 яшь, 7 сыйныфта укый. 5 яшьтән көрәш белән шөгыльләнә. Тренеры Марат Сәләхов. “Җиңүләрем күп булды. Татарстан чемпионы – бу минем иң зур беренче уңышым, – ди Аяз. – Алда хәзер – Россия беренчелеге ярышлары. Атнага биш тапкыр шөгыльләнәбез. Йөгерәбез, төрле күнегүләр эшлибез, көрәшәбез. Җиңү үзеңнән, тренердан, әти-әнидән дә тора. Көрәштән соң лотерея уеннарында скутер, ике сәпид, ике матай һәм быел тагын матай оттым”. 

Чиканас авылыннан, Яңа Кырлай мәктәбендә 7 сыйныфта укучы Раяз Миңнуллин (36кг): “Мин көрәшкә 2 сыйныфта килдем, – дип сөйләде. – Абыйга ияреп көрәшкә килгән идем, тренер Марат абый әйдә, көрәшкә дип чакыргач, йөри башладым. Һәм менә Татарстан беренчелеге ярышында икенче урынны алдым. Беренче урынны Буа малае алды. Без үзебез гаиләдә алты бала. Алга таба көрәшәчәкмен һәм җиңәргә тырышачакмын!”.

60кг.да икенче урынны алган 14 яшьлек Эмиль Зәйнуллин: “Ашытбаш мәктәбендә 8 сыйныфта укыйм. Мин көрәш белән әле бер ел гына шөгыльләнәм. 7 сыйныфтан. Авылдаш Аязның көрәштән җиңеп кайтуларын күреп кызыктым”. Тренеры Марат Сәләхов: “Эмильнең көч-куәте нәселдән дә килә. Аннан ул гел хәрәкәттә. Телефон белән диванда гына ятса, тиз арада уңышка ирешә алмас иде. Башка спорт төрләрендә дә ул актив, волейбол, футбол дисеңме. Һаман урамда, йөгерергә, чабарга булсын аңарга... Бу шаккатыргыч җиңү булды инде. Эмиль бөтен таләпне сеңдереп, дөрес итеп эшләп бара. Безнең Эмиль белән мондый зур ярышларга барган булмады, шуңа да көндәшләрен белмичә бардык. Әмма өмет белән бардык. Биш көндәшен җиңде ул. Финалда Кукмара тренеры улы белән көрәшкәндә азрак тәҗрибә җитеп бетмәде, көче бар иде”.

Урта Пошалымнан, Лесхоз мәктәбенең 7 сыйныфында укучы Газинур Шиһапов 70кг.лылар арасында Татарстан чемпионы булды. Буе 182 см. 4 сыйныфтан көрәшкә килгән. “Республика турнирларында җиңгән бар иде, Татарстан беренчелеге ярышында беренче җиңүем, – диде ул. – Мәктәптә яхшы укыйм. Биология, химияне яратам. 11дән соң медицинага барырга исәп”.

Тренеры Илүс Әскәров: “Газинур көрәшкән ярыш бик каты барды, көчле малайлар белән көрәште, берсендә отылып бетте, дип торам. Әмма Газинур җиңде! Ашытбаштан чемпион калган Аяз Фәйзрахманов көрәше дә каты барды, галәмәт. Чыктым да, аттым түгел бит әле, никадәр көч түгәргә, тырышырга кирәк!”. 

Көрәшчеләр хәзер ярышка куна баралар. Иртән иртүк юлга чыгып китеп, шул көнне көрәшеп, балаларны интектергәнче, бер көн алдан юлга чыгып китәләр. Ярышларны күреп, катнашып, тәҗрибә туплап кайтсыннар өчен  бу  ярышка 28 бала бара. 9ы “Арча-1” командасында, калганнары “Арча-2” командасында катнаша. 
Молодцы! Көрәшчеләргә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре