erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан беренчелеге Яңа Кенәрдә үтте

Яңа Кенәр иҗат йортында (җитәкчесе Хәмбәл Зарипов) Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары булды. 14 команда, 42 бала катнашты. Баш судья Сөләйман Галиуллин: “Шахматчыларны тагын да күбрәк җыеп була иде, әмма пандемия – артык күп җыелырга ярамый”, – диде.

Ярышның барышын һәм нәтиҗәләрен интернет челтәренә кереп карап була иде. Программасын “Минзәлә – шахмат территориясе” клубы тренеры Азат Шагалиев эшләгән. Ул үзе дә балалар белән ярышка килде, судьялык итте. Уеннар башлануга иң беренчеләрдән булып, Минзәлә малайлары һәм кызлары, үз турларын тәмамлап, залдан чыктылар.

– Минзәләдә иҗат йортында шахмат түгәрәге алып барам, – дип сөйләде тренер Нәзимә Галләмова. – Арчага ярышка беренче тапкыр киләбез. 4 сәгатьтән артыграк килдек. Азат Тимерханович Минзәләгә Яр Чаллыдан кайтты. Ул кайтуга күп нәрсә үзгәрде, шахмат дөньясына яңа сулыш алып килде.

Интернет челтәренә “Минзәлә, шахмат” дип керсәң,  Минзәләдәге шахмат тормышына исең китә. Анда “Минзәлә – шахмат территориясе” клубы эшчәнлеген, “Минзәлә – тарту үзәге” шахмат марафоны, “Шимбәне шәп үткәрик!”, “Шахмат җомгасы”, “Күңелле сишәмбе сезгә!”, “Алга ветераннар!” кебек турнирлар гел үткәрелеп торганын күрергә була. Әле яңа үткән Арчадагы ярыш турында да мәгълүмат бар. Тренер Азат Тимерханович нинди акыллы сүзләр язган: “Безнең команда 10нчы урынны алды. Бәлки нәтиҗә алай ук югары да түгелдер, әмма бу этапта безнең шахматчыларның максаты башка иде – без ярышларда катнашып, тәҗрибә туплыйбыз, без булырга өлгермәгән урыннарда үзебезне күрсәтәбез. Соңгы турнирларда шахматчыларның катнашуы безнең үсешне күрсәтә һәм без тагын да югарыга күтәрелергә әзер, иң мөһиме безнең балаларның үсәргә һәм районыбызның данын төрле турнирларда катнашып якларга дигән теләкләре бар!”

Азат Шагалиевның үзе белән дә сөйләштек. “Әни минем Минзәләдән, – дип сөйләде ул. – Гаиләм Яр Чаллыда. Банк сис-темасында эшләдем. Җитәкче дә булып тордым. Ике ел инде Минзәләдә шахматны алып барам. Бүген шахматка игътибар аз. СССР чоры үтте, аның белән дөнья чемпионнары да юкка чыкты. Иң көчле командалар Кытай, Һиндстанда. Шахматның махсус бинасы, урыны булырга тиеш. Шахмат бездә актив ир-егетләр, хатын-кызлар тырышлыгы белән генә бара. Аны  күтәрергә кирәк. Ул балаларга искиткеч зур тәрбия бирә. Түземлеккә, логик фикерли белергә, дөрес гамәлләр кылырга өйрәтә.

Яңа Кенәр иҗат йортында үткән шахмат ярышына район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров килде. Ул шахматчыларга уңышлар теләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчада “Төньяк балкышы” ярышлары үткәрелә башлауга 20 ел, шушы исемдә Татарстан беренчелегенә ярышлар уздырыла башлауга 5 ел. Шахмат дип җанатып йөргән Сөләйманның үзенә дә 55 яшь тулды. Котлыйбыз! Ничә юбилей берьюлы!

Шахматчылар ике тапкыр кайнар ризык белән тукландылар. Берәү дә бүләксез калмады. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучыларга аерым бүләкләр тапшырылды. Оештыручыларга рәхмәт.

Ярышларда безнең районнан Укучылар сарае (тренер Айдар Яхин) һәм Арчаның 7нче мәктәбе (тренер Алсу Хәбибрахманова) командалары катнашты. 1нче урынны Кукмара командасы, 2нче – Саба, 3нче урынны Балтач командасы алды. Шәхси беренчелектә Кукмарадан Нурлан Хисмәтовка тиңнәр булмады.

Нәтиҗәләрне https://chessresults.ru/tournaments/online/4275 сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X