erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчәргә әзер

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе федераль ведомствога республикада чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчәргә тәкъдим итте. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчүне килештерү турында гариза юлладык. Чөнки бүген вазгыять тотрыклы, бездә атналык уртача үсеш 0,5 процент күләмендә саклана», - дип хәбәр итте спикер.

«Шунлыктан шушы көннәрдә өченче этапка күчәргә рөхсәт алырга һәм хәзерге вакытта булган чикләүләрне өлешчә гамәлдән чыгару мөмкинлеге каралыр дип өметләнәбез», - диде ул.

Шулай да Татарстанда күп кеше катнашында массакүләм чаралар үткәрү һаман да тыелачак, өлкәннәр өчен үзизоляция һәм битлек режимы сакланачак, дип ачыклык кертте Роспотребнадзор вәкиле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авдонина билгеләп үткәнчә, федераль ведомство карарыннан соң тәкъдимне ТР Министрлар Кабинетына юллаячаклар һәм ул соңгы сүзне әйтәчәк. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X