erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан галимнәре тәкъдим итә: алмагачны, чияне һәм сливаны ничек дөрес утыртырга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә бакчачылар өчен җимеш агачлары утырту буенча махсус киңәшләр әзерләде.

Татарстан шартларында утырту өчен районлаштырылган алмагач сортлары үсентеләрен кулланырга тәкъдим ителә, болар: Грушовка московская, Июльское Черненко, Солнцедар, Волжская красавица, Теньковская, Осеннее полосатое, Жигулевское, Анис алый, Ренет татарский, Антоновка обыкновенная, Анис полосатый, Башкирский красавец.

Чокырларны 80-100 см диаметрда һәм 60-80 см тирәнлектә казырга кирәк. язгы утырту өчен чокырларны көздән әзерләп калдырырга кирәк. Утыртканда үсентенең тамыр муентыгы җир өстеннән 5-6 см булырга тиеш. Утырткач, 2-3 чиләк су салырга кирәк. Су җиргә сеңеп беткәч, аның төбенә торф, черегән тирес, коры туфрак, үлән, салам (5-10 см) салырга киңәш кителә, бу дымны яхшы саклый.

Бакчада агачларны утырканда аларны кыш көне һава агымы үтеп керүгә тоткарлык тудырмаслык итеп, язын һәм көзен бер-берсенә кояш нурлары төшүен капламаслык итеп утыртырга кирәк.

Татарстан шартларында утырту өчен түбәндәге районлаштырылган чия агачы сортлары тәкъдим ителә: Краса Татарии, Заря Татарии, Шакировская, Труженица Татарии, Память Сахарова, Севастьяновская, Обильная.

Чия үсентеләрен калкурак урынның урта һәм югары өлешендә төньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш ягында утырталар. Чия гади, селтеле һәм карбонатлы кара туфракта, кара-соры урман, көрән-соры урман туфрагында мул җимеш бирә. Чия әчелеге һәм селтесе түбән булган туфракта да (рН 6,5-7) үсә.

Чия үсентеләрен бакчада бер-берсеннән 3-4 метр ара калдырып утырталар. Рәтләр арасы 4-5 м булырга тиеш. Утырту өчен берьеллык һәм икееллык ялганган үсентеләр яки ике-өчьеллык ялганмаган үсентеләр алалар. Ялганган үсентеләрнең тамыр муентыгы җирдән өстеннән 4-5 см югарырак калырга тиеш. Ә ялганмаган чия агачы өслек белән тигез дә калырга мөмкин. Чияне бик тирән казып утыртсаң, ул начар үсә.

Утырту өчен чокырны 60-80 см диаметр белән 50 см тирәнлектә көздән әзерләп калдырырга кирәк. Казыганда туфракның өске атламын бер якка, аскы катламын икенче якка салып барырга кирәк. Яз көне чияне утырткач, төбенә 2 чиләк су салырга һәм көпшәк җир, торф яисә черегән тирес салып куярга кирәк, бу дымны сакларга ярдәм итә.

Татарстан шартларында утрытру өчен түбәндәге районлаштырылган слива сортлары тәкъдим ителә: Сверхранняя, Синеокая, Ренклод теньковский, Волжанка, Память Хасанова, Казанская, Ракитовая, Теньковская голубка.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сливаны калкурак урынның урта һәм югары өлешендә төньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш ягында, кыш көне кар күбрәк җыела һәм җәен дым саклана торган, салкын һәм көчле җилләрдән ышыграк урыннарда утырталар. Слива уңдырышлы нейтраль яисә әчелеге уртача булган (рН 6,5-7,0), җитәрлек дәрәҗәдә дымлылык саклана торган кара туфракта, кара-соры урман, көрән-соры урман туфрагында яхшы үсә.

Слива үсентеләрен 3-5 метр ара калдырып утырталар. Рәтләр арасы 4-5 метр булырга тиеш. Утырту өчен стандарт үсентеләр алалар (ялганган үсентеләр – бер-ике еллык, ялганмаганны – ике-өчьеллык).

Утырту өчен чокырны 60-80 см диаметр белән 50 см тирәнлектә көздән әзерләп калдырырга кирәк. Ялганган үсентеләрнең тамыр муентыгы җирдән өстеннән 3-5 см югарырак калырга тиеш. Утырткач, үсенте триәсенә 2 чиләк су салырга кирәк. Су җиргә сеңеп беткәч, аның төбенә торф, черегән тирес, коры туфрак салырга киңәш ителә, һава коры булганда, суны 2-3 мәртәбә салырга кирәк.

Алмагач, чия һәм слива – серкәләнә торган агачлар, аларны күбрәк бал кортлары һәм шөпшәләр серкәләндерә. Шуңа күрә участокта мул уңыш алу өчен бер-берсен серкәләндерә торган берничә (кимендә 2-3) сорт утыртырга кирәк. Грунт сулары туфрак өслегеннән 2-2,5 метрдан да якынрак булмаска тиеш.

Агачларның төпләрен йомшартып, чүпләрдән арындырып торырга кирәк. Утырткач, беренче өч елда гербицидлар кулланмыйлар. Төпләрен язын һәм көзен йомшарталар. Туфракка яз көне 20 г – карбамид, көзен 1-2 кг органик ашлама, 30 г суперфосфат, 15 г калий сульфаты кертергә кирәк. Су салагнада агачның тирәсенә салырга кирәк.

Шушы берничә гади шартларны үтәгәндә, һәркем үз бакчасында чиста һәм мул уңыш алырга мөмкин!

Сынау узган, районлаштырылган үсентеләрне Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында сатып алырга мөмкин. Бүгенге көннән алмагач, груша, слива, кура җиләге, кара һәм кызыл калыган үсентеләре сатыла башлады. Барлык мәсьәләләр буенча 1 майга кадәр алдан консультация алырга мөмкин, тел.: 8-960-054-22-81. Адрес: Казан, Оренбур тракты, 48.

Белешмә өчен: сатуда Татарстан авы хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтнда чыгарылган алмагач сортлары бар:

  1.  «Зарянка Татарстана» сортының алмалары уртача зурлыкта. Төсе – яшелле-аклы, алсу һәм ачык кызыл штрихлар белән. Эче йомшак, вак орлыклы, сусыл. «Зарянка Татарстана» сортының тәме әчкелтем-татлы, хуш исле. Мул уңыш бирә. «Зарянка Татарстана» сортының алмаларын кышкы саклауга калдырырга була, аны март аена кадәр саклап була.
  2.  «Камский» сорты – кышка чыдам, кырчанга (паршага), алма кортына, яфрак көясенә аз бирешә, корылыкка, эссегә чыдамлыгы уртача. Чәчәкләренең язгы кырауларга чыдамлыгы уртача. Алмалары бер зурлыктарак, бик эре түгел, коелмый, озак саклана, тәме яхшырак.
  3.  «Чудное» сорты – табигате белән карлик агач. Аның биеклеге – 1,5 метрга кадәр. Бер гаиләне җәйге алма белән туендыру өчен бакчада шундый бер алмагач җитә. Җиргә кадәр сыгылып төшкән ботаклары алма белән тулы була, алмаларының төсе – саргылт-яшел. Тәме – татлы, сусыл, вак орлыклы, хуш исле. Алмалар үз тәме белән бер айлап саклана.
  4.  «Теньковский» сорты – алмалары урта һәм эре зурлыкта, авырлыгы – 150 г чамасы, формасы – шалкансыманрак. Төсе – алтынсу-сары, алманың кечерәк өлешендә ачык алсу сызыклар бар. Эче ачык-сары, тыгыз, вак орлыклы, бик сусыл. Тәме – әчкелтем-татлы, хуш исле. Салкынга чыдам.
  5.  «Ренет Поволжья» сорты – алмалары вак, авырлыгы 80–100 г., түгәрәк-озынча формада. Тышы тыгыз, тигез, ачык-сары төстә, әзрәк кызыл урыннары бар. Эче ак, әз генә яшелрәк, сусыл, тыгыз, вак орлыклы, хуш исле. Тәме – әчкелтем-татлы, десертка ярый торган. Алмада 18 мг% С витамины бар.
  6.  «Ренет татарский» сорты – алмалары уртача зурлыкта. Төсе – ачык яшел яисә аксыл-сары, кырыйларында алсу төрткеләр белән сызыклар бар. Эче ак яисә әзрәк яшел урыннары бар, сусыл, уртача тыгызлыкта, тәме – әчкелтем-татлы, бал исе килеп тора. Кышка чыдам сорт, кырчынга (паршага) аз бирешә, биеклеге – уртача.https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1736732.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X