erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан игенчеләре яңа уңыш ашлыгының өченче миллион тоннасын җыйдылар

Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.

Бүгенге көндә республикада 3 млн. 104 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 38,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара - 139,3 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы - 137,3 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы - 130,1 мең тонна.

Урып-җыю темплары буенча 14 район алда бара. Алар арасында: Буа(56,8 мең га), Арча(56,4 мең га), Алексеевск(52,5 мең га), Чистай(51,7 мең га), Балык Бистәсе(48,2 мең га), Минзәлә(47,9 мең га), Азнакай(46,7 мең га), Актаныш(45,9 мең га), Мөслим(47,7 мең га), Тәтеш(44,1 мең га), Тукай(43,8 мең га), Спас(43,3 мең га), Чирмешән(41,9 мең га) һәм Әлмәт(40,8 мең га) районнары.

31 район экваторны узып китте. Азнакай районында бөртекле культуралар 60% мәйданда суктырылган, Буа районында - 59%, Тәтеш районында - 57%, Спас районында - 56%,Чистай районында - 55%, Чирмешән районында - 54%, Минзәлә һәм Мөслим районында - 53%, Арча районында - 51%, Тукай районында 50% суктырылган. Шулай ук Сарман һәм Яңа Чишмә(53%), Аксубай(54%), Чүпрәле(52%), Нурлат(62%), Зәй(58%), Лениногорск(55%), Әлки(65%), Кукмара(54%), Бөгелмә(56%), Апас(61%), Питрәч(54%), Балтач(55%), Баулы(59%), Кайбыч(53%), Лаеш(53%), Саба(61%), Түбән Кама һәм Кама Тамагы(55%), Ютазы(65%), Әтнә(55%) һәм Зеленодольск(66%) районнары да лидерлар арасында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң югары уңыш Зәй районында - бүгенге көндә анда гектардан уртача 59,9 центнер уңыш алына, бу күрсәткеч буенча Тәтеш, Сарман һәм Актаныш районнары да лидерлар рәтендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 579,7 мең га мәйданнан җыелган, 1806,5 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 31,2 ц/га булган.

https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1809233.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X