erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан җитәкчелеге митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Казан һәм Татарстан митрополиты коронавирус инфекциясе аркасындагы өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булды. Подробнее:

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, владыка Феофан бүген иртән, 20 ноябрьдә, коронавирус инфекциясе аркасындагы өзлегүләр нәтиҗәсендә 74нче яшендә вафат булды.

Кайгынамәдә билгеләп үтелгәнчә, архиерей үзенең бөтен гомерен «Рус православие чиркәвенә хезмәт итү, дин тотучыларга рухи азык һәм үгет-нәсихәт бирүгә багышлады. Аның җәмгыятьне рухи яңарту, традицион кыйммәтләрне ныгыту, тарихи гаделлекне торгызу, динара һәм милләтара хезмәттәшлекне, дәүләт һәм дин арасындагы үзара бәйләнешне үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез».

Митрополит Феофан (Иван Андреевич Ашурков) 1947 елның 21 маенда РСФСРның Курск өлкәсе Дмитриев шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1970-1972 елларда - Мәскәү рухи семинариясе, 1972-1976 елларда Мәскәү рухи академиясендә укый.

1973 елда Троица-Сергиев лаврасы дини җәмгыятенә послушник итеп кабул ителә һәм Тәүбә итүче Феофан хөрмәтенә Феофан исеме белән монах итеп алына. 1977 елда Изге Синод тарафыннан Иерусалимдагы Рус рухи миссиясенә җибәрелә, анда 1982 елга кадәр хезмәт итә.

1984-2000 елларда Үзәк һәм Көньяк Америка экзархатында сәркатип вазифасын башкара, Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү мөнәсәбәтләре бүлегендә эшли, Александрия һәм бөтен Африка патриархы каршындагы Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы экзархы, Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү мөнәсәбәтләре бүлеге рәисе урынбасары, Антиохий һәм бөтен Көнчыгыш патриархы каршындагы Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы вәкиле була.

1979 елда – игумен, 1985 елда – архимандрит, 2000 елда епископ дәрәҗәсен ала. Владыка Феофан егерме ел буе Россиянең төрле төбәкләрендә архипастырьлык хезмәтен башкара. 2000-2003 елларда Магадан һәм Синегорск епископы, 2003-2011 елларда Ставрополь һәм Владикавказ епископы (2008 елдан – архиепископ), 2011-2014 елларда Чиләбе һәм Златоуст архиепископы (2012 елдан – митрополит), 2014-2015 елларда Сембер һәм Новоспасск митрополиты була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Изге Синод карары белән 2015 елның 13 июлендә владыка Феофан Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы итеп билгеләнә. Моннан тыш, Казан православие рухи семинариясе ректоры вазифасына керешә.

Митрополит Феофан үзенең халыкара, иҗтимагый һәм тынычлык саклау эшчәнлеге белән киң танылу алды, РФ һәм ТР Иҗтимагый палаталары әгъзасы булды. 1993 елда Мәскәүдәге низаг вакытында Президент һәм Югары Совет тарафдарлары арасындагы фикер алышуларда актив катнашты. 2004 елда Бесланда булган теракт вакытында владыка Феофан террорчылар басып алган мәктәптән яралы балаларны үз кулларына күтәреп чыкты, монастырьларда алар өчен урын бирде. 2008 елда Көньяк Осетиядәге бәрелешләр вакытында Богоявление Алан хатын-кызлар монастыренда балаларны урнаштырды.

Чиркәү һәм җәмгыять алдындагы казанышлары өчен митрополит Феофан күп кенә бүләкләргә лаек булды. Аерым алганда, ул III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены, Дуслык ордены, II дәрәҗә изге кенәз Даниил Московский, II дәрәҗә изге Серафим Саровский, изге Иннокентий, II дәрәҗә Мәскәү һәм Коломенское митрополиты, III дәрәҗә Сергий Радонежский орденнары белән бүләкләнде, РФ Президентының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде һ.б.

«Митрополит Феофанның киң белеме һәм бай оештыру тәҗрибәсе күп кенә эшчәнлек өлкәләрендә (чиркәүләр төзү һәм яңадан торгызудан алып халыкара оешмалар эшендә катнашуга кадәр) гәүдәләнеш тапты. Владыка православие-ислам диалогын үстерү, Татарстан митрополиясе белән республикадагы мөселман өммәте арасында дусларча элемтәләрне ныгытуга гаять зур өлеш кертте. Соңгы елларда Богородица монастыреның Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу митрополит Феофанның төп эше булды, ул аны яңарту һәм төзекләндерүгә бөтен көчен куйды. Митропоит Феофанның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», - диелә кайгынамәдә.

Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова, республика мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик һ.б. имзалаган. Шулай ук Моратовлар гаиләсе дә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән.

 https://tatar-inform.tatar/news/religion/20-11-2020/tatarstan-it-kchelege-mitropolit-feofanny-vafatyna-b-yle-r-vesht-kaygy-urtaklashty-5787155

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев