erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан халкы бүгеннән SMS-пропуск ярдәмендә зиратка бара ала

4нче максат буенча пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин, ул бер сәгать дәвамында гамәлдә була.

Бүгенге көннән башлап Татарстанда яшәүчеләрнең зиратка SMS-пропуск сервисы ярдәмендә бару мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу максат буенча пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин, ул бер сәгать дәвамында гамәлдә. Элегрәк исемлектәге 4нче номерлы максатта «җирләүләрдә катнашу» күрсәтелгән иде. Үзгәрешләр кертү турында карар 30 апрельдә имзаланды. Исегезгә төшерәбез, зиратларга баруны тыю Татарстанда 11 апрельдән гамәлгә кергән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Цифрлы пропускны онлайн, шәхси кабинет аша https://covid19.tatarstan.ru/ порталында һәм 2590 кыска номерга SMS-хәбәр җибәреп рәсмиләштерергә мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X