erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан хастаханәләрендә коронавирусны ачыклый торган анализ тапшырып була

Хәзер коронавирусны ачыклый торган анализны Татарстан хастаханәләрендә дә бирергә мөмкин. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Кешенең тамак яки борын эчендәге лайласын тикшереп, коронавирусны ачыклап була. Хәзерге вакытта мондый төр тикшерүне Казандагы ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе үткәрә. Нәтиҗәләр якынча бер тәүлек эчендә билгеле була», — дип аңлатты табиб.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, элегрәк, коронавирус тарала гына башлаганда, мондый анализларны Новосибирск шәһәрендә генә ясый алганнар. Хәзер Россиянең һәр төбәгендә Covid-19 вирусын ачыклый торган тестлар уздыру мөмкинлеге тудырылган. Бу төр анализны яшәү урыны буенча теркәлгән сырхауханәләрдә дә тапшырырга була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X