erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан мәдәният министрының кызы туен музейда үткәргән

Социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Сынлы сәнгать музеенда узган ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы кызы туеның фотосурәтләре турында фикер алышалар.

Мәдәният учреждениеләрендә никахлашу яшьләрдә Татарстан халыкларының гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен сеңдерә. Республикада яңа өйләнешүчеләр үзләренең никахларын законлаштыра ала торган мәдәният объектларының тулы исемлеге очраклы гына билгеләнмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Татарстанда никахны теркәү уздырылачак мәдәният учреждениеләре исемлеге расланды. Алар арасында Дәүләт сынлы сәнгать музее да бар. Мондый карар гаилә институтын популярлаштыру, яшьләр арасында мәдәни мирас, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан кабул ителде», - диде Әюпова. Ул билгеләп үткәнчә, мондый практика Россиянең башка төбәкләрендә дә киң таралган.

Министр сүзләренә караганда, кызы шулай ук туй тантанасын музейда барлык чыгымнарны түләгәннән соң үткәргән. «Яшь парлар тантана белән бәйле барлык чыгымнарны, аерым алганда, күчмә теркәү, никахны тантаналы шартларда теркәү хезмәтләре өчен пошлинаны, шулай ук кунаклар өчен галереяга керү билетларын тулысынча түләделәр», - дип искәртте министр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан мәдәният министры кызы туеннан фоторәсемнәр барлыкка килгән иде, туй Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда узган.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/06-02-2020/irada-yupova-tatarstan-muzeylarynda-tuy-tantanalaryny-zakonly-buluyn-a-latty-5721181

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X