erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан мөфтие җитәкчеләр өчен дога кылырга өндәде

Татарстан мөфтие ни сөйли?


Автор: Гөлүзә Ибраһимова
Татарстан мөфтие Корбан гаете вәгазендә җитәкчеләр өчен дога кылырга өндәде
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президентының Корбан гаете белән котлау сүзләрен халыкка җиткерде.

Салават Камалетдинов
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан уңаеннан уздырган вәгазендә җитәкчеләр өчен дога кылырга өндәде.

«Танылган ислам галиме Әбү Али әл-Фидәил ибне Ийәд: „Әгәр дә Раббыбыз һичшиксез кабул итә торган бер догам булса, мин аны дәүләт башлыгы өчен кылыр идем. Доганы үзем өчен генә укысам, бәрәкәте аз булыр, ә хаким өчен укысам, аның хәерен бөтен халык тоячак“, — дип әйткән. Җитәкчеләребез өчен дога кылыйк», — дип өндәде мөфти.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәмдә халык белән бергә бер сафта утыруын әйтте.

«Бәйрәм шулай тигезли. Иман һәм кардәшлек берләштерә. Корбан гаете мохтаҗлар белән байлар арасындагы аерымлыкларны бетерә. Чөнки малыннан бүлеп чыгарып мескеннәргә ярдәм итү кешеләрне бер-берсенә якынайта», — диде Сәмигуллин.

Вәгазь башында Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президентының Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен халыкка җиткерде Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/religion/31-07-2020/tatarstan-m-ftie-korban-gaete-v-gazend-it-kchel-r-chen-doga-kylyrga-nd-de-5760444

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X