erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан мөфтие Россиянең иң абруйлы мөфтиләр исемлегенә кертелде

Куанычлы хәбәр.

 

Бүген, 10:30
Татарстан мөфтие Россиянең иң абруйлы мөфтиләре исемлегенә кертелде
Коръәннең Казан басмасын яңадан бастыру - Камил хәзрәт Сәмигуллинның аеруча мөһим казанышларының берсе.

Рамил Гали

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Религия сегодня» мәгълүмати-консалтинг компаниясе тарафыннан Россиянең иң абруйлы мөфтиләре исемлегенә кертелде. Рейтингта Камил хәзрәт икенче урынны били. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ун мөселман башлыгы карамакта булган мәчетләр саны, хакимияттә казанган абруеның дәрәҗәсе, Россия мөселманнары арасында хөрмәт ителү һәм чит ил мөселман оешмалары белән мөнәсәбәтләрдән чыгып сайлап алынды. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп 2013 елда сайланды, 2017 елда әлеге вазифага кабат сайланды. Дини белемне Россия ислам институтында һәм Истанбул мәдрәсәсендә ала. Биредә ул Коръән хәфизе (Коръәнне тулысынча яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешә, фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәтләр (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.


Тагын 6 ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча, Изге Коръән, «Әт-Тәһәвия гакыйдәсе», «Җәухара әт-Тәүхид» китаплары һәм азан әйтү буенча иҗазәтләргә ия. 2020 елда Болгар ислам академиясендә күренекле татар дин әһеле Зәйнулла ишан Рәсүлевка багышланган гарәп телендә магистрлык диссертациясен яклый. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Камил хәзрәтнең аеруча мөһим казанышларына Коръәннең Казан басмасын яңадан бастыру («Казан басмасы»на нигезләнеп). Басма Россиядә беренче тапкыр Халыкара стандартларга туры килә дип танылды. Камил хәзрәт җитәкчелегендә шулай ук Коръән мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре әзерләнде. Шул рәвешле, әлеге проектлар Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләрен торгызырга һәм дөньякүләм танытырга һәм Коръәнне дөрес аңлау өчен Россиядә нигез булдырырга мөмкинлек бирде, диелә хәбәрдә.

 

 

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X