erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан мөхтәсибәтләре республикакүләм «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясенә кушылды

Акция Арча, Сарман, Чистай, Балык Бистәсе, Әлки, Минзәлә, Әлмәт, Кама Тамагы, Апас, Спас мөхтәсибәтләрендә узды.

Әлеге чара барышында мәктәпкә керергә әзерләнүче аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәп өчен беренчел кирәк-яраклар тутырылган букчалар, спорт костюмнары тапшырыла. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Арча мөхтәсибәте оештырган акция «Мәктәпкә мәшәкатьсез» дип исемләнде. Әлеге чара кысаларында беренче сыйныфка баручы, матди яктан мөмкинлекләре чикле булган, авыр финанс хәл кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнүче башлангыч класс укучыларына барлык уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп букчалары тапшырылды.

Портфельләрне бүләк итү тантанасы Арча Үзәк мәчетендә район хәзрәтләре катнашында узды. Уку кирәк-яраклары мәчеткә йөрүче җирле халык һәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнде. Букчаларда барлык дәфтәрләр, альбомнар, каләм-пумалалар, буяулар, фломастерлар, пеналлар, төсле кәгазьләр бар. Бүгенге көндә Арча мөхтәсибәте тарафыннан мәктәпкә әзерләнүче 40 балага ярдәм күрсәтелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Тулырак https://tatar-inform.tatar/news/society/26-08-2020/tatarstan-m-ht-sib-tl-rend-m-kt-pk-zerl-nerg-yard-m-it-aktsiyase-uza-5766258

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X