Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына хуҗасыз хайваннарны аулау һәм аларны приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушты

    Җитди мәсьәлә.

    (Казан, 1 май, «Татар-информ»).

     Моның өчен Татарстан Хөкүмәте муниципальара учреждениеләрне формалаштырачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

    Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында булган хәлгә аерым тукталды, анда бер төркем эт 11 яшьлек балага һөҗүм иткән. Малайга операция ясадылар, хәзер ул реанимациядә ята.

    Реклама

    «Президент районнар башлыкларына тиешле хезмәтләр белән берлектә караучысыз хайваннарны аулауны оештыруны һәм аларны приютларга урнаштыруны катгый йөкләде. Кешеләрнең, бигрәк тә соңгы вакытта даими рәвештә хуҗасыз хайваннарның корбаннары булучы балаларның гомере өчен куркыныч тудырырга ярамый», — диде Галимова.

    Аның сүзләренчә, системалы эшне оештыру өчен муниципальара приютлар булдырылачак, бу эш өчен республика Хөкүмәте җавап бирәчәк.

    2021 елның 1 кварталында гына да республикада караучысыз хайваннардан 1 196 кеше зыян күргән. Бу медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең статистикасы. Хуҗасыз хайваннардан зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатьләре саны 20 районда, барыннан да бигрәк республиканың алты районында арткан Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/01-05-2021/mi-nehanov-rayonnar-bashlyklaryna-sukbay-hayvannarny-aulau-eshen-oeshtyryrga-kushty-5821834

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: