erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Президенты “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын 30-еллык юбилее белән котлады

Рөстәм Миңнеханов коллективка “энергияне югалтмауны һәм һәрвакыт укучыларга тугры булуны” теләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын 30-еллык юбилее белән котлады

“Татар-информ”ның 30 еллык юбилее ТАССРның 100 еллыгы белән туры килүе символик билге булып тора”, – дип билгеләп үтте Президент.

Рөстәм Миңнеханов агентлыкның республика белән бергә үткән өлешен һәм аның татарстанлыларның яшәешен яктыртып баруын билгеләп үтте.

“Сез һәрвакыт тиз һәм тулы итеп Татрстанда, Россиядә һәм дөньяда барган вакыйгаларны яктыртып барасыз, сез лаеклы рәвештә укучыларның ышанычын яуладыгыз”, – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Котлау ахырында Рөстәм Миңнеханов коллективка “энергияне югалтмауны һәм һәрвакыт укучыларга тугры булуны” теләде

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы төзү турында Указ 1990 елның 6 июнендә Татарстан Республикасынаң беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан имзалана.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/06-06-2020/rustam-minnihanov-pozdravil-ia-tatar-inform-s-30-letiem-5748025

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X