erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан районнарында сәүдә үзәкләре эшли башлаячак

Татарстанның авыл районнарында Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында ябылган сәүдә үзәкләре эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Инвесторлар клубының онлайн утырышында әйтте.

Авыл җирлегендә сәүдә үзәгенә ихтыяҗ турында Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкиле Диана Миндубаева сөйләде.

Аның сүзләренчә, зур булмаган район үзәкләрендә сәүдә комплекслары кирәкле товарларны сатуның бердәнбер пункты булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, ул эшне яңадан башлап җибәрә алырлык критерийларны билгеләүне сорады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без бу теманы игътибар белән өйрәнәбез. Якын көннәрдә авыл районнарында сәүдә объектларын этаплап ачу мәсьәләсе хәл ителәчәк», — дип җавап бирде аңа Рөстәм Миңнеханов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X