erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды

Актаныш районы Әнәк авылында Митимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ачылыш вакытындагы чыгышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә бюст ачылу - аны хөрмәт итү билгесе генә түгел, тәрбияви вакыйга да, дип билгеләп үтте. "Минтимер Шәрип улының тормыш юлы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. Без яшь буынны, чын патриотларны әнә шундый үрнәктә тәрбияләргә тиеш,"- диде Миңнеханов. Шәхсән үз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, Минтимер Шәймиевны укытучы буларак кабул итүен әйтте.

Минтимер Шәймиев исеме белән зур проект һәм программалар бәйле. Аларның күбесе Россия Федерациясндә беренче урынны алып тора. Ул бүген дә, яңа проектларны булдыру өстендә хезмәт куеп, үз эшчәнлеген дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X