erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллинага 70 яшь

Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Нәсимә ханым Гарифуллина белән 4 сәгать сөйләшеп утырганбыз

Нәсимә редакциягә килгәндә мин икенче бүлмәдә идем, елмаеп,  ишектән берәү башын тыкты, мин Нәсимәме соң бу дип, икеләнеп калдым. Матур кызыл яулыктан, алсу битле, Нәсимәгә охшаган япь-яшь бер ханым карап тора иде ишектән. “Әйе, әйе, мин Нәсимә бу!” – дип көлде ул. Менә шул япь-яшь матур ханымга 70 яшь. Сөйләшүне башладык!
 – Нәсимә ханым, сезне күптән белсәк тә, мин сезне белмим икән,  сез кайдан - Арчаданмы, кайсы яклардан?
– Мин Балык Бистәсе районы Ямаш авылында туып-үстем. 8 бала булганбыз.  Алтыбыз үстек. Әти-әнием күптән мәрхүмнәр. Әти Гайнетдин 61 яшендә, әни Әсмабикә 68 яшендә китеп барды. Иң олыбыз Зәкия апай туган авыл Ямашта  яшәп ята. Сугыш чоры баласы. 1942 елгы. Абыем Зыятдин 1945 елгы.  Гармунда уйный, җырлый, бии, сөйли. Сәхнә остасы. Мәрхүм булганына бер ел булды. Бик актив иде. Партия оешмасы секретаре булып та эшләде. Аннан соң  Зәйтүнә, Хазилә апалар, мин һәм төп йортта 1958 елгы Ринат энекәш. Ринат шулай ук авыл мәдәният йортында директор булып эшләде. Әти гармунда уйный иде. Шуңа кушылып әни җырлый. Өйдә, ишегалдында әни гел җырлап йөрде. Без кечкенәдән шулай сәнгатькә, җырга, моңга гашыйк кешеләр.
– Балачак еллары – онытылмас хатирәләр...
– Мин абый, апай тәрбиясендә үстем. Элек шулай булган бит инде ул – олыраклар кечерәкләрне караган. Әти-әни гел эштә. Без абый-апайларны тыңлап үстек. Зыятдин абый бик коры иде безнең. Егетләр белән йөрмәскә, клубтан егетләр ияртеп кайтмаска, тегеләй итмәскә-болай итмәскә. Эшләп үстек. Шулай бервакыт утын кисәбез. Абый тракторда да эшләде, урманнан өстерәтеп алып төшкән юан бүрәнәне пычкы  белән кисәбез. Яшүсмер вакытым булгандыр инде, кисә-кисә арам, абый тарт, тарт дип кычкыра, аннан ярар, азрак ял итеп алыйк дип, тәмәке тартып ала. И-и, шунда сөенгәннәрем! Кисәргә тотынгач, тагын уйлыйм, и-и, тизрәк тәмәке тартырга туктасын иде дип.
– Туган авыл... нинди ул сезнең?
– Туган авылым Ямаш элек зур иде, хәзер кечкенә, күбесе өлкәннәр, иске, ташландык йортлар  күп – моңа күңел бик әрни. Чишмәләребез күп. Саваплы Күз чишмәсе дә бар әле бездә. Авылыбыз белән шәл бәйләдек. Янәшәдә елга. Бик зур, буа буалар иде. Шул елгада көннәр буе су коенып үстек. Әле дә әйбәт йөзәм. Авыл бик матур табигать кочагына урнашкан. Урман да ярты гына километрда. 
– Алайса, урман кызы сез. 
– Дөрестән дә, шулай. Ул печән чабулар, җыюлар, урманга утынга менүләр. Яхшы хәтерлим, әни белән уфалла арбасы тартып урманнан куаклар җыеп төшәбез. Капчыгы белән чикләвекләр җыю дисеңме – берсе дә калмады. Әни, кич белән җиләк белән чәй эчәр идек, урманга менеп төшмисезме, дияр иде. Капкачы бәйләп куелган бидоннарны тотып, шалтыр-шолтыр урманга менеп китәбез. Күрше кызлары белән. Кура җиләге, җир җиләге, каен җиләге дә бар. Без күбрәк каен җиләге җыябыз. Ул урманда чикләвек, җиләк! Менә шундый, җиләк, чикләвек ашап үскән кыз инде мин, дип иптәшем Наил белән көлешәбез. 
– Әти-әниең нинди кешеләр иде?
– Мин аларның усаллыкларын, үзара кычкырышканнарын да хәтерләмим. Аннан өйдә дә торырга бик туры килмәде. 4нче сыйныфтан соң 3км.араны үтеп, Балтач авылына йөреп укыдык. Җәяү төшәбез, җәяү менәбез. Кайвакыт ат яки машина очраса, и-и, шуңа куанабыз. Ул язгы-көзге пычрак-ларда, хикмәтләр инде... Мин белемгә дә омтылганмын, 8 сыйныфны тәмамлагач, күбесе укымады, ә мин укытучы кызы белән 5-6 км ераклыктагы Югары Тегермәнлек дигән авылга барып укыдым. 
– Элек кеше мәктәптән соң укырга түгел, завод-фабрикаларга эшкә кергән, авылда, колхозда калганнар.
– Каникул вакытында колхозда да эшләдек, ындыр табакларында, басуда бәрәңге, чөгендерләр алдык. Мин балачактан мәктәптә дә, үзебезнең авыл клубында да үзешчән сәнгатьтә катнаштым, абый, апалар, үзебезнең класс белән концертлар куйдык.  Программа төзим, концертны алып барам, үзебез дә чыгарып, кызык скетчларда уйныйбыз, биергә дә яраттым, иптәш кызлар белән җырлыйбыз. Яшьтән сәнгать дөньясына орлык салынган булган инде. Китап укырга бик ярата идем, бигрәк тә пьесаларны. Алабуга культура-агарту училищесының режиссер бүлегенә укырга кердем. Имтихан тапшырганда шигырь сөйләттеләр, җырлаттылар, биеттеләр, музыкаль ритмнар белән этюдлар эшләдем. Беренче елны ук укырга кердем.
– Алабуга училищесын тәмамлагач, кая эшкә җибәр-деләр?
– Мине эшкә Яңа Кенәр мәдәният йортына җибәрделәр. Ул вакытта Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры Салих абый Хисмәтуллин. Олы кеше. Бер яшь белгеч кенә көтеп торалар иде. Мин сәнгать җитәкчесе булып урнаштым, фатирга кереп тордым. Алты ай бергә эшләдек тә, шуннан Салих абый эшен миңа тапшырып, ялга китеп барды. 
– Бөтенләй чит җирдә башта авыр булгандыр?
– Юк, авыр булмады. Яшьлек белән белмисең икән аны. Килүгә эш күрсәтәсе килә бит инде. Яшь белгеч, синнән эш көтәләр. Рәмзия исемле кыз белән Яңа Кенәрнең оешма, предприятиеләрен йөреп чыктык. Мин Яңа Кенәрне бөтенләй белмим бит. Кем нәрсәгә сәләтле, җырчылар, биючеләр, нәфис сүзгә осталар бармы – барладык. 1975 елның феврале иде бу. Бөек Җиңүнең 30 еллыгына майга тулы бер иҗат кичәсе әзерләргә кирәк. Менә шулай эшкә кереп кителде. Мәдәният өлкәсендә эшли башлаганга 50 ел булды. Яңа Кенәрдә ике елга якын эшләдем. 1976 елда Арча мәдәният йортында методист булып эшли башладым. Ул вакытта Роза апа Әминова директор иде. Килешеп эшләдек. Хәтта Роза апада фатирда тордым. Урын булганчы, әйдә миндә торып торырсың, диде. Артистлар килсә дә, кундырып җибәрер иде. Роза апа киң күңелле кеше. Мәдәният йортында эш күп, район күләмендәге чараларны үткәрергә кирәк. Бәлки туеп та киткәнмендер, 1984 елда милли аяк киемнәре фабрикасына профсоюз оешмасына культура-масса эшләре буенча оештыручы булып төштем. 
– Бу турыда тулырак.
– Коллективта 1000нән артык кеше. Эшләренә зыян китермичә, планны артка калдырмыйча, нинди генә чаралар үткәрмәдек?! “Ягез әле, кызлар!”, “Ягез әле, егетләр!”, “Озын толым”, патриотик җырларга конкурслар – һәрбер цех я шәфкать туташлары булып киенә, я солдатлар.., җырны үзләре сайлый. Һәр цех тормышы турында альбомнар ясыйбыз, модалар күрсәтәбез. Ул Яңа еллар хикмәт иде! Шуннан мине 2000 елны Арча мәдәният йортына директор итеп чакырдылар. Анда тагын җиң сызганып эшкә тотындык. Колхоз, совхозлар арасында иҗат концертлары, аннан КВНнар китте, төрле проектлар... 2002-2003 еллар бинага ремонт белән үтте. Ике катлы мәдәният йорты өч катлы булды. Ә бит ремонт вакытында да иҗат эшен өзмәдек. Агитбригада белән колхоз, сов-хозларга барабыз. Ындыр табагында, басуда, фермаларда булабыз. Алдынгыларны, план үтәмәгәннәрне, эшкә чыкмаганнарны, исерекләрне ачык-лыйбыз – шул мәгълуматларга нигезләнеп Хаҗи абый такмак-лар яза, җырлый, шулай кичен клубта концерт куябыз. Авылларда хәтта бездән куркып торырлар иде.  Биш ел эшләгәч, 2006 елда Арча станциясендәге элеватор клубы “Колос”ка җитәкче булып төштем. Анда да ремонт үткәрелде. “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамблен оештырдык. Урам бәйрәмнәре үткәрә башладык. Дискотекалар. “Иң матур йорт һәм йорт яны” бәйгеләре. Яңа ел төнендә элеватор каршына клуб янына бәйрәмгә җыелабыз. Арча станциясендә күп функцияле үзәк ачылгач, “Колос” клубы ябылды. 2014 елда мине Питомник клубы мөдире итеп билгеләделәр. Шулай ук ремонт үткәрелде. Пәрдәләрне алмаштырдык. Хәзер Питомник клубы матур. “Яшь йөрәкләр” вокаль җыр ансамбле, “Саз” гармунчылар ансамблебез бар. Бәйрәмнәрне, юбилейларны билгеләп үтәбез. Кайда гына эшләсәм дә, күңелне биреп, булсын дип тырыштым. Җитәкчеләргә, бергә эшләгән хезмәттәшләргә, үзешчәннәргә бик зур рәхмәт. Исән-сау булсыннар!
–  Матурлар кияүгә я бик иртә чыга, я гаилә корырга  ашыкмый, я, сайланып, бөтенләй дә чыкмый кала.
– Мин үзем дә кияүгә чыгар-га ашыкмадым. Без Наил белән 9 ел дуслашып йөрдек. 30да гына кияүгә чыктым. Тәртипле, ярдәмчел булуын ошаттым. Арча станциясендә үзләренең йорты. Аннан соң шул нигездә өстәп, ике-өч өй торгыздык. Ике ул (Руслан, Рим) үстердек. Икесе дә югары белемле, өйләнгән. Оныклар бар. Олысы Руслан Мәскәүгә төзелешкә китте. Бригадирлыктан шул оешманың җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә иреште. Махсус хәрби операция зонасына барып, сугышчыларга корылмалар эшләделәр. Сизеп алып, утка да тоттылар. Берничә тапкыр бардылар. Хәзер тимер юлда. Кечесе Рим “Татавтодор”ның Арча филиалында “Газель”дә эшли.
– Нәсимә ханым, сез гомер буе кайнана белән яшәдегез.
– Без Наил белән бик әйбәт, килешеп яшибез. Эчми, тарт-мый.  Мин  кайнана (Кафия) белән 40 елга якын яшәгән кеше! Ул бик юмарт иде. Килешеп яшәдек. Планлаштырып, аек акыл белән – шулай барды инде безнең тормыш. Әнинең вафатына өч ел булды. 94 яшендә мәрхүмә булды. Соңгы вакытта аягында йөри алмады. Бик карадык инде үзен. Ялгыз булмады. 
– Яшьләрнең кайнана белән бик яшиселәре килми. Чыгып китәргә уйламадыгызмы?
– Юк, уйламадым. Әни һәм бер бала. Нәрсәгә чыгып китәсең! Кайнананың яше дә бар. Әнкәйне бик хөрмәт итеп яшәдек. Наил дә әнисен хөрмәт итте. Өстәл янына утыргач, иң беренче ашны да әнигә сала идек. Әнинең урыны һәрвакыт түрдә булды. Ул өстәл янына утырмыйча, утырмый идек. Балаларны бик яратты, аларны бик карады. Исемнәрен дә әни кушты. 
– Гомер дигәнең тормыш мәшәкатьләре белән генә бармый шул, күңелләргә ямь бирүче сәнгать дөньясы да кирәк. Нәсимә ханым, Сез гомер буе сәхнәдә халыкның күңелен күреп яшәгән кеше! Без сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Исән-сау булып, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә, алга таба да тамашачыга хезмәт күрсәтергә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев