erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларга вакцина ясау турында: мәҗбүр итү юк

Безнең районга да балалар вакцинасы кайтты.


Вакцинация бары тик поликлиникаларда була, мәктәпләрдә җиһазланган медицина кабинеты булуга карамастан, анда вакцинация пункты оештырылмый

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда балаларны коронавирустан вакцинация узуга мәҗбүр итү юк.

«Хәзер безнең позиция нык. Балалар поликлиникаларына вакцина кайтарылды. Поликлиникалар вакцинациягә әзер, прививка поликлиникага килгән очракта гына ясала. Мәктәпләрдә мәҗбүр итү юк», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.

Ул искәрткәнчә, вакцинацияне 12 яшьтән алып узарга мөмкин. 15 яшькәчә балаларның ата-аналары белән килүе һәм аларның язмача рөхсәте булу мәҗбүри. Ә 15 яшьлек бала мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без шартлар тудырдык, әгәр кемдер кирәк дип саный икән, без оештырабыз», — дип аңлатты Жаворонков.

Вакцинация бары тик поликлиникаларда уза, диде Республика мәгариф һәм фән министрының урынбасары Алсу Әсәдуллина. Мәктәпләрдә җиһазланган медицина кабинеты булуга карамастан, анда вакцинация пункты булмаячак.

«Без ата-аналарга аңлату эшләре алып барабыз. Әгәр балагызга ковидтан прививка ясатырга телисез икән, ул вакцина шәһәрдә бар һәм ясату-ясатмау карарын һәркем үзе кабул итә», — диде спикер.

 Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-01-2022/tatarstan-s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-balalar-vaktsinatsiyase-turynda-m-b-r-it-yuk-5848168

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X