erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан студентларына җәмәгать транспортында йөрү өчен өстәмә ташлама кертергә җыеналар

Бүген студентлар өчен җәмәгать транспортында йөрү 31 сум тора

 

Татарстанда «бик яхшы» билгеләренә укучы студентлар өчен транспорт гранты бар. Шулай ук хәзерге вакытта җәмәгать транспортында йөрү бәясен укучылар өчен 31 сумнан 21 сумга кадәр киметү проекты эшләнә. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Бүген студентлар өчен җәмәгать транспортында йөрү 31 сум тора. Хәзер без аны, 21 сум тәшкил итсен өчен, бәяне өчтән бер өлешкә ничек киметеп булу мөмкинлекләрен уйлыйбыз», – дип белдерде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, әлегә проект эшләнү стадиясендә. Дәүләт бу мәсьәләдә коммерцияле партнерлык яки студентлар кешбэгы вариантларын карый. Бу проектның ничек тормышка ашырылачагын яңа уку елы башланганчы ачыкланырга тиеш, дип нәтиҗә ясады Сөләйманов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-studentlaryna-amagat-transportynda-ioru-ocen-ostama-taslama-kerterga-yenalar-5855670?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X