erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан табибы Сочида ял иткәндә суга батучы туристны коткарган

Түбән Камада ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида суга батучы туристны коткарган.

Түбән Камада ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида суга батучы туристны коткарган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Август башында Руслан Каштымов гаиләсе белән Сочида ял итә. Пляжда гадәттән тыш хәл була. Ял итүчеләр ир-атның диңгездә батуын күреп, аны судан чыгара, әмма кеше сулыш алмый инде. Шул тирәдә генә Руслан Каштымов та була. Ул ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә реанимация чараларын үткәрә. Шуннан ир аңына килә.

Руслан Каштымов үзен герой дп санамый. «Бу минем өчен гадәти эш. Мин читтә кала алмадым. Бу ир-атка бәхет елмайды, дип уйлыйм, чөнки барысы да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде бит. Зыян күрүче үз аңына килгәч, мин аны ашыгыч ярдәм бригадаларын көтәргә үгетләдем. Шуннан соң без аның белән бүтән күрешмәдек. Аның барысы да әйбәттер», — ди табиб.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Руслан Каштымов медицина өлкәсендә 13 ел эшли. Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләре аны һөнәри осталыгы өчен югары бәяли, диелә бу хәбәрдә.

Татар-информ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-08-2020/tatarstan-tabiby-sochida-yal-itk-nd-suga-batuchy-turistny-kotkargan-5766323

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X