erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан югары уку йортлары өйдә укуга күчәрме?

Болай белем бирү 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дигән хәбәр бар.

Узган атна ахырында Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларында барлык кагыйдәләрнең катгый үтәлүен таләп итте. Бу хакта ректорлар белән аерым утырып сөйләшәчәкләр. Вузлар Мәскәүгә буйсынса да, анда безнең кешеләр эшли, безнең яшьләр белем ала. Ул-бу чыга калса, таякның авыр башы да үзебезнең башка төшәчәк.   Вузларда онлайн уку башлануны көтәргәме?  

– 1 сентябрьдән Казан федераль университетында белем бирү процессы катнаш форматта бара. Чит илләрдән, илнең башка төбәкләреннән университетка килә алмаган, шулай ук хастаханәләрдә яткан студентлар дәресләргә онлайн керә ала. Моннан тыш, бүген студентлар гариза бирү тәртибендә мондый уку төренә күчәргә мөмкин. Тик моның өчен уку планнары мөмкинлек бирергә тиеш (мәсәлән, лабораторияләрдә белем бирү процессын тулысынча дистанцион форматта оештырып булмый). Уку елы башыннан кайбер институтларда уку төркемнәренең 40 проценты мондый мөмкинлектән файдаланган инде, – дип белдерделәр КФУның матбугат үзәгендә. – Институт директорларына һәм юридик факультет деканына, теге яки бу юнәлеш буенча әзерлек программаларын мөмкин булган дәрәҗәдә онлайн үткәрергә йөкләмәләр бирелде. Ахыргы карар Роспотребнадзор белән килешкәннән соң кабул ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу лаборатор дәресләргә һәм чыгарылыш квалификация эшләренә әзерләнүче югары курс студентларына кагылмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында 65 яшьтән өлкәнрәк, шулай ук хроник авырулары булган, көмәнле укытучыларга дәресләрне онлайн рәвештә уздыру рөхсәт ителгән. Болай белем бирү 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дигән хәбәр бар.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31103

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X