erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы сәбәпле 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Нигездә, бу Казанга туры килә. Баулы һәм Чаллыда беренче сыйныфлар карантинда», — диде ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе.

Шул ук вакытта, Алсу Мөхәммәтова Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр булмавын искәртте. «Көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрәбез, грипп һәм ОРВИ белән авыру сәбәпле ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтәбез, — дип өстәде ул. — Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматларыннан күренгәнчә, динамика сизелерлек түгел һәм ул сезонлы авырулар кысасыннан чыкмый».

Ул шулай ук алга таба вазгыятьнең уңай якка үзгәрәчәгенә һәм мәктәп укучыларының көзге каникуллары гадәти режимда (2-8 ноябрь) узачагына ышаныч белдерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов яз айларындагы кебек массакүләм төстә дистанцион белем алуга күчү планлаштырылмавы хакында белдергән иде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X