erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыелган

Республика амбарларына бишенче миллион тонна ашлык кайтты.

Татарстанда биш миллион тонна уңыш җыеп алынган! Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте. Киңәшмә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.

Татарстанда биш миллион тонна уңыш җыеп алынган! Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте. Киңәшмә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.

Марат Җаббаров сүзләренә караганда, республиканың барлык районнарында да ашлык җыю тәмамланып килә. Шушы көннәрдә генә Әтнә һәм Нурлат районнарында урып-җыю эшләренең тәмамлануы турында хәбәр ителгән иде. Бүген исә республика амбарларына бишенче миллион тонна яңа уңыш кайтты. Татарстан ашлык җыеп алу буенча Россиядә дә алдынгы урыннарда тора: республика, Ростов, Краснодар, Воронеж, Ставрополь төбәкләреннән генә калышып, бишенче урында тора. Министр калган вакыт эчендә дүртлеккә керү турында уйлауларын да җиткерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марат Җәббаров быелгы урып-җыю эшләренең лидерлары һәм аутсайдерлары белән дә таныштырды. Иң югары уңыш Зәй районында җыеп алына, анда гектарыннан 51,3 центр ашлык җыела. Лидерлар арасында Тәтеш, Кукмара, Нурлат, Сарман, Актаныш, Минзәлә районнары да бар. Ә менә Әгерҗе, Кама Тамагы, Югары Ослан, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында уңыш әллә ни югары түгел

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/tatarstanda-bish-million-tonna-ashlyk-yelgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X