erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда 53 яшьлек ир-атны йөк поезды бәрдергән

Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

 

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). РФ Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига Коркачык — Арча станцияләре арасында, 835нче чакрымдагы тукталыш платформасында булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ачыкланганча, 53 яшьлек ир-ат тимер юл рельслары буйлап барган. Йөк поезды аның белән тигезләшкәч, өермәле һава агымы аны тәгәрмәч астына тартып алган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Тикшерүчеләр алдында әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/27-04-2021/tatarstanda-53-yashlek-ir-atny-y-k-poezdy-b-rderg-n-5821306

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X