Реклама
«Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда Татарстанда 613 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар.
Республикада 3 460 социаль әһәмияткә ия объектны интернетка тоташтыру күздә тотыла. Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар. Әлеге объектлар 2020-2021 елларда 4G-интернетка тоташтырылачак.
Бүгенге көндә 498 объектның «Мәгълүмати инфраструктура» федераль программасы ярдәмендә җепселле-оптик тапшыру линиясе технологияләре буенча интернетка тоташу мөмкинлеге туды.
Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә булдырылган «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Ул барлыгы 6 федераль проектны («Цифрлы мохитне норматив җайга салу», «Мәгълүмати инфраструктура», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Цифрлы технологияләр» һәм «Цифрлы дәүләт идарәсе») үз эченә ала.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз