erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иттеләр

Республика Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китәргә киңәш ителә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе эш бирүчеләрне 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итте. Ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне дистанцион эш режимына яки индивидуаль графикка күчерүне сорап, эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәбез», — дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, ТР Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китәргә киңәш ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында битлек режимы һәм оешкан коллективларда санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X