erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда 77 кешедә коронавирус авыруы булуы ихтимал

Татарстанда 77 кеше Covid-19 авыруында шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га коронавирус белән көрәш буенча республика штабы җитәкчесе һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Контактлар бар. Тискәре анализлар алганчы ул кешеләрдә авыруның булу-булмавы сорау астында кала. Бүгенге көндә андыйлар — 77», — дип сөйләде Фазлыева.

Аның сүзләренә караганда, 1 гыйнвардан шундый 882 кеше булган.

 

«Саннар зур, әмма штаб бөтен чор дәвамында бик актив эшли», — дип нәтиҗә ясады Фазлыева.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, 15 апрельгә кадәр Татарстанда Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Чит ил сәфәрләреннән кайткан республиканың барлык халкын 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына кайту турында хәбәр итүне һәм ике атналык карантинны үтүне сорыйлар.

Фото: архив gossov.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X