erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда  Ана (гаилә) капиталыннан турыдан-туры файлану мәсьәләсен кредит оешмасында ук хәл итеп була

Россиядә беренче буларак  Россия Федерациясе  Пенсия фонды  Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы  “Ак-барс  Банк” акционерлык җәмгыяте  белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос  күчерергә гариза алу буенча  “Россия Пенсия фондының  Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара  мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр.

 

 

        

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Әлеге килешү кысаларында Татарстандагы гаиләләр арасында аеруча киң татарлган юнәлеш - торак шартларын кредит акчасы хисабына яхшырту күпкә җиңеләйде.

         “Ана (гаилә) капиталын кредит буенча бурычны каплауга мөмкин кадәр тизрәк юнәлтү өчен тиешле гаризаны кредит алган банкта ук язарга була. Ягъни, Пенсия фондына һәм банк учреждениясенә аерым-аерым ике гариза язмыйча, гаилә, кредит рәсмиләштерә торган банкка мөрәҗәгать итеп, берьюлы кредит алуны да рәсмиләштерә, кредитны түләүгә, яисә беренче взносны кертүгә дә гариза яза,”- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

        Әлеге килешү Демография программасы кысаларында Һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануга кагылышлы сораулар буенча Россия Федерациясенең  кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы 35 номерлы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X