erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда ана капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылды

Татарстан  Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе республикада  ана (гаилә) капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылуы хакында хәбәр итә.

 

          

            Юбилей  сертификатына ия булган Исмәгыйловлар гаиләсе Байлар Сабасында яши. Эльвина һәм Ринат Исмәгыйловларның көтеп алынган беренче балалары Самина истәлекле көн – социаль хезмәткәрләр көнендә туган. Һөнәре буенча шәфкать туташы Эльвина  хәзер бар вакытын сабые янында үткәрә, Ринат балалар  иҗат үзәгендә эшли.

            “Кызыбыз туу шатлыгына саллы  материаль ярдәм дә өстәлде. Гаиләләр  иминлеге хакында Республика һәм ил күләмендә кайгыртулары икеләтә куанычлы. Сертификатка өстәп без республикадан өстәмә түләү дә алачакбыз, ул ярдәм Рөстәм Нургалиевич тәгъдиме буенча күрсәтелә”,- дип сөенечләре белән уртаклаштылар бәхетле ата-ана.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

            Гаиләнең сертификатны ЗАГС һәм башка ведомостволар биргән мәгълуматлары буенча проактив режимда алуларын да искәртеп узу урынлы булыр. Әлеге мөмкинлектән гражданнар 2020 елның апреленнән башлап файдаланалар. Пенсия фондына мөрәҗәгать  итмичә генә 6370 сертификат бирелде инде. 

            2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай, без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иттек, быел Россия Пенсия фонды оешуга 30 ел тула, бүген без 300 меңенче сертификатны тапшырдык. Бер атна элек Конституциягә  үзгәрешләр кертү буенча лаеклы позициядә булуыбызны күрсәттек һәм әлбәттә, алда Татарстан Президентын сайлаулар хакында да истән чыгармаска кирәк. Мин һәркайсыбызның киләчәк буыннар өчен ышанычлы киләчәк хакына дөрес адым ясаячагына ышанам”, - дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

            Хәтерлисездер, ана  капиталына беренче сертификат ерак 2007 елда тапшырылган иде. Ул вакытта балалы гаиләләргә дәүләт  ярдәменең бер төре 250 мең сум тәшкил итте. Бүгенгә бу сумма 2,5 тапкырга артты һәм 616 617 сумга кадәр җитте. 2020 елдан башлап сертификат гаиләдә беренче булып туган яисә уллыкка алынган балаларга да бирелә, аның күләме 466 617 сум тәшкил итә.

            Программа гамәлдә булган еллар дәвамындагы кебек, бүген дә ана капиталын күбесенчә торак шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелә. Ул гомуми күрсәткечнең  90 процентын тәшкил итә
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X