erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр

Әзер дәреслекләр Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерлары - полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында тикшерелә.

Быел Татарстанда башлангыч мәктәпләр өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Ангдрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью» программасында сөйләде.

«2020 елда без беренче сыйныф өчен дәреслек эшләдек. Быел икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен тагын өч дәреслек эшләнәчәк. 2021 ел ахырына кадәр башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр әзерләү эше тәмамланачак», — дип сөйләде профессор.

Яңа дәреслекләр белән полилингваль комплекс базасында да, Казан (Идел буе) федераль университетының филология институты партнер-мәгариф оешмалары базасында да экспериментлар үткәрелүен билгеләп үтте ул.

«Бүгенге көндә шактый яхшы кайтавазлар алабыз. Әгәр дә бу проект хупланса, без шулай ук бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр тиешле дәреслекләр эшләнер дип өметләнәбез», — дип ачыклык кертте Рәдиф Җамалетдинов. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән интервью “События” сайтында бүген, 16 гыйнварда, чыгачак. Видеоверсиясен “Татар-информ”ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак.

Телевизор экраннарына “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасы "Татарстан 24" каналында шимбә көнне 18.30, якшәмбе 13.30 сәгатьтә чыгачак.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X