Реклама
Чикләүләр 29 июньдә бетерелә.
Татарстанда коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәләр. Республика Хөкүмәтенең бу турыда Карары чыкты, дип хәбәр итә "Татар-информ".
29 июньнән гомуми мәйданы 800 кв.м булган кибетләргә (аерым ишеге булганда) эшләргә рөхсәт ителәчәк.
Шулай ук җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре (балалар лагерьлары, санаторияләр) ачылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз