erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә законсыз чүплек урыннары юк ителә

Татарстанда «Экология» илкүләм проектын һәм «Чиста ил» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында, Саба районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла.

Шәмәрдән авылы янында 12,6 мең квадрат метр мәйданда үткәрелгән бу эшләр инде төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә территориянең 95 проценты уңдырышлы туфрак катламы белән капланган. Пычранган җирләрне рекультивацияләү эшләренә, проект буенча, 76,6 миллион сум акча бүленгән. Бу җирләктә яшәүче 6 мең кеше экологиянең яхшырганын сизәчәк.


Шулай ук, илкүләм проект һәм федераль проект нигезендә, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Экологиянең чистаруы җирлектәге 240 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чүплек урыны 35 мең гектарны били, киләсе елга кадәр биредә агачлар утыртылачак, якындагы елга да чистартылачак. Бөтен эшләргә 740 миллион сумга якын акча тотылачак. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X