Реклама
Югары Ослан районындагы фаҗига ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыгуы ихтимал
Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворка авылында янгын вакытында ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр. Шәхси агач йортка ут капкан була. Янгын сүндергәндә өйдә дүр мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла.
Янгын сәбәпләре ачыклана. Ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, электр җиһазларын дөрес кулланмау, яки мич ватык булуы ихтимал, дип фаразлыйлар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз