Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда кабат авыл ипотекасы бирә башладылар

    Кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

    Татарстанда банклар яңадан авыл ипотекасын бирә башлады. Республикада яшәүче 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге кеше еллык ставкасы 3 процентлы ташламалы кредит алуга гариза бирә ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Авыл җирендә тормыш сыйфатының шәһәр мохитеннән калышмавы мөһим. Авыл ипотекасы — авылларда һәм зур булмаган торак пунктларда эшче көчләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк инструмент, шуның белән авылдан китүче халык санын киметә алабыз», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

    Кредит акчалары авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга бирелә. Авыл ипотекасын шәхси йорт төзелешенә дә алырга мөмкин. Кредитны җир кишәрлеге булган таунхауста яки биш катка кадәр күпфатирлы йортта төзелә торган яки әзер торак сатып алуга рәсмиләштерергә мөмкин.

    Реклама

    Кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Башлангыч кертем 10 проценттан башлана.

     https://tatar-inform.tatar/news/society/21-06-2021/tatarstanda-kabat-avyl-ipotekasy-bir-bashladylar-5827569

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: