erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнә
Арча яңалыклары

Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнә

Республикада төнге сәгатьләрдә тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү тыела.

Татарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарының эш вакытын һәм тамаша-күңел ачу чаралары үткәрүне чиклиләр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган.

Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр эшен туктатачак. Әлеге чикләүләр «гражданнарга бинага кермичә генә хезмәт күрсәтү, заказлар китерү, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә» кагылмый.

Шушы ук вакыт аралыгында республикада тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү дә тыелачак.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-10-2020/tatarstanda-kafe-m-restorannarny-esh-vakyty-chikl-n-5782252


Арча хәбәрләре

Нет комментариев