Татарстанда концертлар фан-зоналар ябык булган хәлдә узачак
Татарстанда концертлар утыру урыннары булмаган бию заллары һәм фан-зоналар ябык хәлдә узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Фан-зоналар һәм бию заллырын ачу өлешендә оештыручыларга тыю бар. Оештыручылар һәм Оператив штаб белән килешенде, фан-зонага чыгуны тыйган хәлдә утыру урыннары гына булырга тиеш. Чарада оештыручылар төгәл күзәтәчәк», — диде спикер.
Любовь Авдонина яңа кагыйдәләр буенча концертлар 23 сәгатькә кадәр төгәлләнергә тиешлеген искә төшерде. Шулай ук концерт дәвамында битлек кию дә мәҗбүри, ә мәйданчыкта антисептиклар булырга тиеш.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда оештыручылар эре чараларда тамашачыларның битлек режимын үтәвен контрольдә тотарга тиеш булачак, дип хәбәр иткән иде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев